Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее () ― Казанда 2025 елның 13 августында ачылган музей. Ул Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының беренче катында урнашкан. Аның җыентыгы нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык саклау берәмлеге) салынган Рөстәм Миңнеханов «Белем» мәгариф музеен ачуда катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе сайты, 13.08.2025.
Тарих
Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән «Педагог һәм остаз елы» кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә эшләнгән.
Музейны эшләп чыгуга Татарстан Республикасы бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә аның нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5 меңнән артык саклау берәмлеге) салынганСегодня в Казани откроется музей образования Республики Татарстан «Белем». Министерство образования и науки Республики Татарстан, 13.08.2025.
2025 елның 13 августында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (институт директоры Рәдиф Җамалетдинов) «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музее ачылган. Музейның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һ.б. катнашканРектор КФУ Ленар Сафин принял участие в открытии музея образования «Белем». Казанский (Приволжский) Федеральный Университет, 13.08.2025.
Экспонатлар фонды Музейны сервис-мәгълүмат зонасы ача, анда килүчеләрне «Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызу тарихы» панносы каршы ала, ул символик образларда татар халкының дәүләтчелеген формалаштыру этаплары турында сөйли.
Төп экспозиция Төп экспозиция берничә бүлектән тора. Беренче бүлектә татар халкы язуының барлыкка килүе һәм үсеше тасвирлана. Зал язу системаларының эволюциясе турында сөйләүдән башлана ― төрки рун язуы, гарәп язуы, латин һәм иң ахырдан ― кириллица. Татар халкының китап нәшриятын һәм китап мәдәниятен үстерүгә зур урын бирелгән. Килүчеләргә гарәп графикасындагы кулъязмалар, гарәп, латин һәм кириллицадагы басмалар тәкъдим ителә. Аерым витрина төрле әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру, үстерү тарихына багышланган. Экспозициянең алдагы бүлекләре мәктәпкәчә яшьтән башлап республикада мәгариф тарихы, аерым алганда, мәктәп һәм мәдрәсәләрдән алып, республиканың заманча мәгариф системасының барлыкка килүе, үсеше турында сөйли. «Мәгариф традицияләре» бүлегендә Идел буе Болгар дәүләтеннән алып 1920 елга кадәр татарларда белем бирү системасы, Казан Император университеты ачылуы, төрле баскычлардагы белем бирү учреждениеләренең аякка басуы турында сөйләнелә. Сыйныф бүлмәсенең эволюциясе тәкъдим ителә: инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләрдә уку сыйныфының интерьерыннан алып хәзерге цифрлы һәм интерактив уку мохитенә кадәр чагыштырып карап, махсус җайланма киеп, киләчәк аудиториясен күреп була. «1920―1930 елларда ТАССРда мәгариф системасының аякка басуы» бүлегендә яңа совет бербөтен дәүләт мәгариф системасы формалашуын, латин алфавиты, аннары кириллицага күчү процессы тасвирлана. Биредә ТАССРның 100 еллыгына, Педагог һәм остаз елына2023 год в России объявлен Годом педагога и наставника. minobrnauki.gov.ru, 27.06.2022 багышланган китап, сәясәт эшлеклеләре һәм галимнәрнең аның турында аудио бәяләмәләре тәкъдим ителгән. «1940―1960 елларда мәгариф» бүлегендә шул чордагы предметлар кергән интерактив зона күрсәтелә. «Республика һәйкәлләре» интерактивы Бөек Ватан сугышы елларында Ватаны азатлыгы өчен гомерен бирүчеләрнең истәлеген саклауга багышлана. Сугыштан соңгы «Бәхетле балачак» фарфор сериясе җыелмасы һәм сугыштан соңгы еллар атмосферасына тасвирлаган 1950-еллар мәктәп формасы үрнәкләрен күрергә мөмкин. «1970―1980 елларда мәгариф» бүлегендә мәҗбүри урта белем бирү, урта һөнәри белем бирү системасын торгызу процессын сенсорлы экраннан күрсәтелгән фотодокументлардан карап була. Академик Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту методы турында сөйләнелә. Шунда ук педагогик белем бирүнең үсеш хронологиясе, исеменә ия булган педагогларның исемнәре күрсәтелгән. «ХХ гасырның 1990 елларыннан алып 2010 елга кадәр Татарстанда мәгариф системасын үстерү» бүлеге балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүнең күп баскычлы системасын кертү, югары белем бирү системасындагы үзгәрешләр (реструктуризация, дәүләтнеке булмаган югары белем бирү системасын формалаштыру) һ. б. турында күзаллау бирә. Аерым витрина ТР мәгарифне үстерү институты (элекке ТУБКИ) эшчәнлегенә багышланган. Заманча мәгариф системасына багышланган бүлек аның үсеш тенденцияләрен, республикада илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын күрсәтә. «Педагогик китапханә» бүлегендә рус һәм татар телләрендәге дәреслекләр коллекциясе тәкъдим ителә. Бүлек берничә интерактив зонадан тора: «өй китапханәсе», «мәгълүмат банкы» мультимедиа методик комплексы, «тикшеренүче» ― педагогика һәм мәгариф системасы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр өчен киңлек, «вакыт угы» ― татар әдәбиятын үстерүгә багышланган интерактив комплекс. «Зур үзгәреш» бүлеге профориентация юнәлешендә ботаника, орнитология, астрономия, технология, сәнгать һәм әдәбият өлкәләрендә белемнәрне үзләштерү ысуллары белән таныштыра. Булачак һөнәрләр атласы ― киләчәктәге хезмәт базары буенча навигатор, «теләкләр трамвае» бүлеге ― укучыларга шәхеснең һөнәри юнәлешенә тест узу мөмкинлеге бирә. Биредә робот Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев һ. б. имзаларын язып бирә. «Балалар һәм яшьләр берләшмәләре» бүлегендә яшьләр һәм балалар берләшмәләре тарихы ачыла. Витриналарда атрибутлары һәм символлары күрсәтелә. «Фотокуба» зонасы 400дән артык тарихи фотография аша совет мәктәп укучылары һәм студентлары тормышы турында сөйли. «Алдынгылар хәрәкәте» фотозонасында фотога төшеп була. «Педагогларның бүләкләре» бүлегендә музейга тапшырылган мактау билгеләре, медальләр, орденнар тәкъдим ителгән. Махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан педагоглары турында мәгълүмат бар. Экспозициянең соңгы бүлеге ― Татарстан Республикасының педагогика династияләре турындагы бүлек. Төрле династия әгъзаларының республиканың мәгариф системасына керткән өлеше турында документлар, бүләкләр һәм башка материаллар аша белергә мөмкин.
Искәрмәләр
Сылтамалар Зилә Мөбәрәкшина. Мәктәп тормышы, мәгариф тарихы, Әлифба: «Белем» мәгариф музеенда ниләр бар? Татар-информ, 16.08.2025 Сегодня в Казани откроется музей образования Республики Татарстан «Белем». Министерство образования и науки Республики Татарстан, 13.08.2025
Моны да карагыз
Төркем:Казан музейлары Төркем:Казан университеты Төркем:2025 елда нигезләнгән музейлар