Мулла урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган пермь сөйләшенең бер урынчылыгы.Рамазанова Д.Б. Западноприуральский ареал татарского языка.

Таралышы

Мулла урынчылыгы Пермь краеның Пермь районында яшәүче татарлар арасында таралган, бу татарларны мулла татарлары дип тә йөртәләр. Мулла татарларының борынгы бабалары – Идел буе болгарлары, алар Пермь җиренә X–XI гасырларда килеп урнашалар һәм үзләренең мәдәниятләрен гайнә татарларына һәм Кама буеның башка төп халыкларына тараталар.Онлайн - энциклопедия Tatarica

Үзенчәлекләре

Урынчылыкта -ау/-әү>-оу/-өү//-у/-ү авазлары күчеше күренә: бозоу/бозоу/бозу (бозау); теркөү/ теркө/ теркү (теркәү — бирнә). Бу күренеш урта диалектның норлат (кайбыч), нократ сөйләшләрендә дә, уйгыр, хакас, чуаш телләрендә күренә.

–ныкы/-неке кушымчасы иялек кушымчалары белән бергә килә: абзыйныкысы — абзыйныкы ; бакчаныкысы — бакчаныкы. Бу күренеш урта диалектның норлат (кайбыч), нократ, көнбатыш диалектның мәлки сөйләшләрендә дә күренә.

-да,-дә кисәкчәләре икеләнә: бер дә-дә ашамый — бер дә ашамый һ.б.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Говор татар и башкир Пермского края: этнолингвистические особенности. Говор лысьвенских татар.

Әдәбият

Рамазанова Д. Б. К истории формирования говора пермских татар. Казань: ИЯЛИ, 1996. 239 с. Рамазанова Д. Б. Татары восточного Закамья: их распространение, особенности говора. Казань: Магариф, 2001. 298 с.

Төркем:Татар теленең урта диалекты