Яңадан терелү кафедраль җәмигы () ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә төзелүче православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Татарстан митрополиясе Яр Чаллы епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый. Яр Чаллы епархиясенең үзәк гыйбадәтханәсе (кафедрасы) булачак.
Урыны Собор төзеләчәк урын Тынычлык проспекты, 18а/1 адресы буенча урнашкан йорт артында сайланган. 9нчы комплекста Тынычлык һәм проспектлары киселешендә, Europa Tower торак комплексы янында элеккеге автостоянка участогында төзелә. Аны төзү өчен 1,9 га мәйданлы участокны Яр Чаллы мэриясе бүлеп биргән.
Тарих Епархиянең күп санлы руханилары җыелышы өчен күләмле гыйбадәтханә кирәклеге турында фикер, Чаллыда җәмигъ мәчете төзелеше тәмамланганда тагын бер тапкыр күтәрелгәнАнна Скрып, Регина Шафиева. «Есть соборная мечеть, должен быть и соборный храм!» Бизнес-Онлайн. 22.07.2025.
Гыйбадәтханә турында мәгълүмат ачык кулланылышта юк. Җирле хакимият элегрәк шулай ук ачыктан-ачык аны төзү планнары турында белдермәгән.
Яр Чаллы епархиясенең үзәк гыйбадәтханәсе (кафедрасы) булачак гыйбадәтханәнең проекты һәм эскизлары әлегә юк, финанслау да юк — иганә җыю нигезенә таш салганнан соң башлана. Нигез ташын изгеләндерү 2025 елның 22 июлендә (тарихта беренче тапкыр) Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл Яр Чаллыга килгән һәм кафедраль собор нигезенә салынган ташны изгеләндергәнПатриарх Кирилл совершил освящение закладного камня будущего собора в Челнах. Вести Татарстан, 22.07.2025. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, митрополит Кирилл, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы (Мельников), иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин тотучылар катнашканРустам Минниханов и Патриарх Московский и всея Руси Кирилл приняли участие в закладке камня в основание Воскресенского кафедрального собора Набережночелнинской епархии. Официальный сайт Раиса РТ, 22.07.2025. Нигез ташына истәлек тактасы куелган Освящение закладного камня в основании Воскресенского кафедрального собора Набережночелнинской епархии. rais.tatarstan.ru, 22.07.2025: Во имя Отца и Сына и Святаго Духа основася Храм сей в честь и память Славного Воскресения Господа нашего Иисуса Христа Патриархом Московским и всея Руси Кириллом в лето от Рождества Христова 2025
Тасвирлама Гыйбадәтханә «уртача» зурлыкта, ~700 кеше сыйдырышлы булачакВ Челнах построят главный храм города – Воскресенский собор. Камень заложит патриарх Кирилл. Бизнес-Онлайн, 18.07.2025. Хәзер Чаллыда нигездә бер гөмбәзле гыйбадәтханәләр генә булу сәбәпле, яңа гыйбадәтханә биш гөмбәзле () булыр дип көтеләПатриарх Кирилл Яр Чаллыга килгән һәм Воскресенск кафедраль соборы нигезенә таш салган. Православие в Татарстане, 22.07.2025.
Фотогалерея
Искәрмәләр
Сылтамалар В Набережных Челнах состоится закладка Воскресенского собора. Портал Татарстанской митрополии Патриарх Кирилл освятил закладной камень кафедрального собора в Челнах. chelny-biz.ru, 22.07.2025 vk видео, 0:35
Төркем:Яр Чаллы епархиясе чиркәүләре Төркем:2025 елда нигезләнгән чиркәүләр