Абдуллин Минемулла Абдулла улы (5 август 1922 — 10 сентябрь 1979) — Совет армиясе сугышчысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Язучы Александр Фадеевны саклаучы һәм «Яшь гвардия» әсәрен язарга ярдәм итүче. Кукмара районының Нормабаш авылында туып үсә. 1938-нче елда Байлангар авылы тулы булмаган мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый. 1941 елның 10 сентябрендә Бөек Ватан сугышына алына.

Минемулла Абдуллин 4 ел буе хәрәкәттәге армиядә НКВД (хәзерге эчке гаскәрләр) 332 нче аерым укчы дивизиянең 221 нче аерым укчы батальонында сугыша. Отделение командиры вазыйфасына ия була. Советлар Союзының көнбатыш өлешенең күп шәһәр-авылларын фашистлардан азат итеп, Польшаның Гданьск шәһәренә кадәр барып җитә. 1945 елда аларны Көнбатыш Украинада фашистлар үзләре чигенгәндә оештырып калдырган яшерен бандеровчылар оешмасына каршы сугышырга күчерәләр. Бу оешманың максаты Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белоруссия һәм Балтик буе дәүләтләрендә совет властена каршы көрәшү, аны юк итү һәм үз хакимиятләрен урнаштыру була. Бандеровчыларга фашистлар корал, кием, яшерен эш итү өчен совет документлары, финанс калдырып китәләр.

«Яшь гвардия» әсәре тарихы

1943 нче елның язы. Фашистларны куып барып, Минемулла Абдуллин кергән часть Краснодон шәһәренә килеп керә. Шәһәрне азат иткәннән соң аларның батальоны шәһәрдә совет власте урнаштыру өчен, алга киткән гаскәрдән аерылып кала. 

Яшь гвардиячеләрнең җыелу урыны Олегларның өйләрендә дә була. Әнисе яки әбисе җыелыш тәмамланып, кызлар-егетләр таралышып беткәнче урамны күзәтеп сагалап торган.

Орденлы пионерлар 1943 ел. Вакыйгалар Ростов өлкәсенең Тарасовка дигән район үзәгендә бара. Солдатларны орден-медальләр таккан пионерлар каршы ала. Кайбер пионерларда Дан ордены тагылган хәтта. Солдатлар аптырап кала. Бу малайларга орден-медальләр каян килгән, дип сорыйлар. 1942 нче елда совет гаскәрләре чигенгән вакытта бер полк командиры яраланып сугыш кырында кала. Ул кеше ярдәменнән башка йөри дә алмый, бик хәлсезләнгән була. Пионерлар бу полковникны табып алалар, яшерен генә төнлә өйләренә алып кайталар һәм дәвалый башлыйлар. Полковникны идән астында тоталар, чөнки өйдә тоту бик куркыныч була. Малайлар аптекадан төрле даруларны да хәйләләп, алдалап алалар. Бераздан яралы полковник савыга башлый. Ул бу пионерлардан яшерен оешма төзүгә ирешә. Малайлар корал җыя, полковник җитәкчелегендә шул кораллар белән эш итәргә өйрәнәләр һәм немецларга каршы төрле диверсияләр эшлиләр. Фронт линиясе Тарасовкага якынлашкач безнең яшь сугышчылар төнлә полковник җитәкчелегендә кырга чыгып минометлардан аталар һәм автоматлардан атып Тарасовкага «Ура!» кычкырып йөгерәләр. Фашистлар руслар килде дип белеп, авылны сугышсыз гына калдырып чыгалар. Пионерларны орден-медальләр белән бүләкләргә әлеге полковник тәкъдим иткән икән.

Америка ботинкалары Сугыш вакытында солдатның киеме тузмыйча тормый. Аяк киеме бигрәк тә. Күн итеге тузганнан соң Минемуллага Америка Кушма Штатларыннан СССР белән хәрби хезмәттәшлек (ленд лиз) килешүе нигезендә килгән ботинкалар биргәннәр. Ботинкалар бик җиңел булса да кадаклары аякларын авырттыра торган була. Авыртуга түзә алмагач, ул бөтен кадакларын алып бетерә. Болай уңайлырак та икән бит әле. Клей белән дә бик яхшы тора, нәрсәгә кадаклар да какканнар икән дип уйлый солдат. Ни өчен икәне биш-алты километр җир киткәч аңлашыла. Ботинкалар кәгазьдән катырып эшләнгән була, бераз гына явып үткән яңгыр кадаксыз калган ботинкаларның «авызын ача» башлый, бераздан табаннар бөтенләй төшеп калырлык дәрәҗәгә җитә. Яланаяк йөреп булмый бит инде. Минемулла үлгән немец солдатының күн итекләрен салдырып киеп куя. Немец итекләре дә уңайлы була, ләкин совет солдатына дошман киемен киеп йөрергә ярамаганлыктан, аңа үзебезнең илдә тегелгән яңа күн итекләр бирәләр.

Йокы Сугыш Көнбатышка таба шуыша. 1944 елның җәендә Абдуллин Минемулла кергән батальон ике тәүлек буе берәр-яртышар сәгатькә генә ял итәргә туктап, йокламыйча алга баралар. Әйтергә генә җиңел. Автомат, каска, шинель (солдатның шинеле һәрвакыт үзе белән), гранаталар, патроннар. Солдат сугышыр өчен кирәкле бөтен әйберсен үзе белән йөрткән. «Без күп вакыт җәяү йөрдек», — дип сөйли иде Минемулла.

Арыган, талчыккан солдатлар алга таба баралар. Каршыларында ярыйсы гына тирән елга, бераз барып уңга таба борылгач күпер күренә башлый. Өч колоннага тезелеп барган стройның сул колоннасыннан бер солдат аерылып китә дә, сөзәк урыннан елгага таба төшеп бара. Егет арыганлыктан барган килеш йокыга киткән була. Бу хәлне күреп калган солдатлар ни булыр дип күзәтә башлыйлар. Шул вакыт бер шаян егет «воздух» дигән команда бирә. Бу команданы ишеткәч солдат, исән калу өчен стройдан читкә китеп җиргә ятарга тиеш. Бу вакытта инде йокымсыраган солдат елга кырыена килеп җиткән була. Үзенә генә шаяртып бирелгән команданы ул җиренә җиткереп үти, суга йөзе белән каплана. Йокысыннан айнып ул сафка баса, иптәшләренә үпкәләми. Арыган солдатларның бу хәлдән соң күңелләре күтәрелеп китә. Командирлары бер сәгатьлек ялга туктарга боерык бирә.

Җитезлек

Солдатлар Көнбатыш Украина авылларының берсе янында калкулык итәгендә сазлыкта засадада яталар. Көзге караңгы төн, ачы җил үзәкләрне өзә. Сазлыкка җәйгән плащ-палаткадан дым үтә, киемнәрне юешли. Шулвакыт авыл ягыннан атлы бандеровчылар төркеме килеп чыга. Алар килеп җиткәндә Минемулла аларга туктарга боерып команда бирә.

Дозор Сугыш вакытында исән калу, дошманнан өстен булу өчен кулда корал булу гына җитми. Корал белән эш итә белү, тапкырлык, сизгерлек, җитезлек һәм көч кирәк. Батальон сафларга тезелеп урман буйлап бара. Төп көчләр дошман кулына кинәттән килеп эләкмәсен өчен алга, ике ян-якка дозорлар куела. Яндагы дозорлар төп көчләрне күз күремендә тотып урман эченнән барырга тиеш. Максаты: дошман барлыгын булдыра алганча сиздермәскә тырышып төп көчләргә хәбәр итү.

Минемулла һәм ике солдат «боковой дозорга» туры киләләр. Бара торгач алар төп көчләрне күрми башлыйлар. Юлдан шактый гына читкә тайпылганнар, булып чыга. Бераздан урман эчендә гражданский кием кигән, кулларына утлы корал тоткан кешеләр күренә башлый.

Орденлы эт Көн буе заданиедә булган солдатлар арып кайталар һәм, кичке ашны ашаганнан соң, сугыш коралларын чистартмый гына йокларга яталар. Шул көнне кичке унберләр тирәсендә тикшерүчеләр килеп төшә. Солдатны һәрвакыт тикшереп торалар, сугыш вакытында бигрәк тә. Чистартылмаган автомат, пулеметларны күрәләр. Автоматтан аткач, порох шартлаганнан соң барлыкка килгән сөремне, башка төрле чүпләрне яхшылап чистартып, махсус май белән күгәрмәсен өчен майлап куялар. Чистартылмаган кораллы солдат җинаятьчегә тиңләнә, чөнки кирәк вакытта автомат атмаска мөмкин. Тикшерүчеләр Минемулла Абдуллин отделениесенә чираттан тыш наряд бирәләр — төнге заданиегә чыгарып җибәрәләр.

Арыган солдатлар авылдан ерак түгел генә булган урман кырыена  барып йокларга яталар. Иртән кайткач безгә бандитлар очрамады дип доклад ясарга була бит.

Әле күптән түгел генә аларның отделениесенә эт биргән булалар. Бу эт сугышларда катнашкан, дошманны эзләүдә зур көч куйган һәм шуның өчен орден белән бүләкләнгән була.

Эт үзен йөртүче солдат һәм Минемулла арасына кереп ята. Бераздан эт койрыгы белән бер Минемуллага, бер үзен йөртүчегә бәреп йоклаучыларны уята. Өрү тавышы юк, чөнки эт шулай өйрәтелгән. Уятуының сәбәбе — аларга таба якынлашкан аяк тавышлары. Килүче шактый якынлашкач, аңа туктарга боерып команда бирелә. Теге кеше кирегә борылып чаба башлый. Качучыга ата башлыйлар. Бандеровчының артыннан куып китәләр. Алдан эт бара. Юл урман буендагы басуда урылып, көлтәләргә бәйләнеп куелган бодай басуы аша үтә. Көлтәләр арасыннан бормаланып йөрегәннән соң эт боларны авылга таба алып китә. Авылга кергәч тә болар төрле урамнардан үтәләр. Бандеровчы эз югалтып шулай йөрегән. Ниһаять, эт бер өйнең ишеген тырный башлый. Ул вакытта украиннар капка-койма ясап тормыйлар. Хуҗаны чакыралар. Ишек ачылуга, эт өй эченә керә һәм мич башына менеп төшә дә идәнгә сузылып ята. Бандитны эзлиләр, өйнең бер җирендә дә юк. Шуннан соң бер солдат идәнгә игътибар итә. Украиннарның күп өйләрендә ул вакытта идәнне сайгак җәеп ясамыйлар, бары тик җир идән була. Күрәсең бу хуҗа хәллерәк булгандыр, сайгактан идән җәйдергән.  Бер солдат автоматыннан шомполын салдырып ала да идән ярыгыннан төрткәләп карый башлый. Шомпол йомшак әйбергә төртелә. Идәнне ачып карасалар, теге бандит булып чыга. Ул безнең солдатлар аткач яраланган була. Эзен югалту өчен көлтәләр арасыннан, урамнан йөгерә. Хәле беткәч теге өйгә килеп керә. Мич башында үлеп тә китә. Хуҗа  мәетне идән астына яшереп куйган була. Йорт хуҗасыннан сорау алырга башка тикшерүчеләр килә, солдатларның эше тотып кына бирү. Шулай итеп орденлы эт үзенең булдыклылыгын тагын бер кат исбатлый.

Командирлар ялгышы

Төнге җыелыш Бандеровчылар белән көрәшкән вакытта төрле хәлләр була.

Совет властена теләктәшлек итүчеләр дошманның нинди планнары барын совет солдатларына, ә совет солдатлары белән бер сафта хезмәт итүче украиннар бандеровчыларга хәбәр итеп торалар.

Абдуллин Минемуллалар бүлегенә бер авылда бандеровчыларның җыелышы булачак дигән хәбәр килеп ирешә. Билгеләнгән вакытка алар шул авылга юнәлә.

Заданиегә барганда солдатлар баш киеменнән йолдызны, шинельдән погоннарны алып куялар, чөнки кешедән аерылып тору ярамый, аларның бандеровчылар арасында да йөргән чаклар булгалый. Авылга җиткәч, бер ярыйсы гына зур өй янында кешеләр җыелышып торуын күрәләр.

Элемтәче Хәбәрне җиткерү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар. Хәзерге кебек телефоннар, хәтта чыбыклысы да юк заман. Билгеле бер урында записка калдыру, кемнедер хат илтергә җибәрү, кемгәдер телдән хәбәрне тапшыру һәм башкалар. Көзге томанлы төн, күзгә төртсәң дә күренми дип әйтә торган. Солдатлар ике авылны йөреп чыкканнан соң, өченче авыл читендә ялга туктыйлар. Шушы авылны тикшереп чыккач, бу төнгә эшләре бетә торган була.

Солдат ял иткәндә дә як-ягын күзәтә. Берсе төнге караңгылыкта ут баганасы күреп ала. Олырак кешеләр хәтерлидер: элек мичне томалагач, махсус капкач белән төтен юлын каплап куялар иде, уңайлы булсынга морҗага (төтен юлына) ишек тә куялар. Хәбәрчебез шул ишектән кулын тыгып фонарикны күккә каратып морзе әлифбасы белән хәбәр җибәрә. Солдатлар озак уйлап тормыйча шул якка йөгерәләр.

Урак өсте

Абдуллин Минемулла көрәшкән батальонны бандеровчыларны эзләргә, авыл халкы белән ничек аралашуларын, элемтәләрен белергә авылларга тараталар. Бер атна дәвамында алар бирелгән заданиене үтәп авылларда йөриләр, тикшерәләр, эзлиләр.

Авылда урак өсте. Ирләр, хатын-кызлар барысы да урак ура, көлтә бәйли. Солдатлар билгеләнгән көнне авылдан халык күргәндә чыгып район үзәгенә юл тоталар. Төнлә урманга качып күзәтү эшләрен башлыйлар. Билгеләнгән көнне сәгать 10да совет солдатларына өстәмә көчләр килергә тиеш була. Сәгать ун. Басуда кемдер дүрт тапкыр ниндидер тактага суга. Нәкъ шулвакыт берни булмагандай урак урып йөргән ирләр көлтә араларына яшергән сугыш коралларын алып урманга таба йөгерә башлыйлар. Урманда инде бандеровчылар килгәнен көтеп ятучы совет солдатлары батальоны сугышка әзер. Сугыш бик озак бара, бик күп кенә бандитларны яралаганнар, әсир иткәннәр, качып котылганнары да булган. Әсирләрдән сорау алганда барысы да өстәмә көчләрнең кайчан киләсен, нинди максат белән, күпме солдат һәм кайчан юлга чыгасыларына кадәр белеп торулары ачыкланган. Тик менә мәгълүматларны бандеровчыларга кем җиткергәне генә сер булып калган.

Яшерен өй асты