Адылбәк Касымалиев, Адылбәк Алеш улы Касымалиев (; 1960 елның 1 декабре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Долон) ― кыргыз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 18 декабреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе.
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 1 декабрендә Кыргызстан ССР Түп районы Долон авылында туган.
Югары белемле: Ленинград финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1984).
Хезмәт юлы 1984―1988 елларда ― Кыргызстан ССР Госпланы каршындагы Икътисад һәм икътисад-математик методларны планлаштыру фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре.
1988―1990 елларда ― Юл-төзелеш батальонының финанс хезмәте башлыгы.
1990―1993 елларда ― Бишкәк шәһәренең буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы урынбасары, 1993―1994 елларда ― беренче урынбасары.
1994―1995 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясе бүлеге башлыгы, 1995―1996 елларда ― 2нче бүлек башлыгы, тышкы контроль идарәсе башлыгы урынбасары.
1997―1998 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгында салым сәясәте һәм канун нормативлары бүлеге башлыгы, 1998―2000 елларда ― салым сәясәте һәм керемнәрне фаразлау идарәсе башлыгы, 2000―2001 елларда ― салым һәм таможня сәясәте идарәсе башлыгы, 2001―2002 елларда ― фискаль сәясәт идарәсе башлыгы.
2002 елдан ― Кыргыз Республикасы социаль фонды рәисе урынбасары.
2003―2005 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы керемнәр комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2005―2007 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым инспекциясе рәисенең беренче урынбасары.
2007―2009 елларда ― Кыргыз Республикасының Салымнар һәм җыемнар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
2009―2010 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым хезмәте рәисе урынбасары, 2010―2011 елларда ― рәисе.
2011―2012 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисадый җайга салу министрлыгында министр урынбасары.
2012―2015 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары.
2015―2018 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министры.
2019―2020 елларда ― «Төбәкләрне үстерү буенча социаль партнерлык фонды» иҗтимагый фонды директоры, 2020―2021 елларда ― рәисе.
2021―2022 елларда ― Венгрия-Кыргызстан үсеш фонды идарәсе әгъзасы.
2021 елның 14 маеннан 2022 елга кадәр ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
2022 елның 17 июненнән 2024 елның 16 декабренә кадәр — Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары (2022 елның 15 июненнән 17 июненә кадәр ).
2024 елның 18 декабреннән ― Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинетының Рәисе ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 3нче класслы дәүләт киңәшчесе; Салым хезмәтенең 2нче дәрәҗә дәүләт киңәшчесе; Кыргыз Республикасының атказанган икътисадчысы; 1999 ― Кыргызстан Финанс министрлыгының «финанс-икътисади эш отличнигы» билгесе; Кыргыз Республикасының Мактау грамотасы; 2001 ― «Кыргызстан бәйсезлегенә 10 ел» медале; 2002 ― «Кыргыз Республикасы Социаль фонды отличнигы» күкрәк билгесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар Касымалиев Адылбек Алешович. Кыргыз Республикасынын Министрлер Кабинети
Шулай ук карагыз
Төркем:Кыргызстан сәясәтчеләре Төркем:Кыргызстан министрлары Төркем:Кыргызстан икътисадчылары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Кыргызстан премьер-министрлары Төркем:Кыргыз Республикасының атказанган икътисадчылары