Иоганн Рудольф Хубер (немец телендә: Johann Rudolf Huber; 1668 елның 21 апреле, Базель — 1748 елның 28 феврале, Базель) — Швейцария рәссамы: живописец-портретист һәм гравёр һәм шулай ук дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтче Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 . Тәрҗемәи хәле Иоганн Рудольф борынгы герман Губерлар (Хуберлар) ыруы килеп чыгышлы. Ул Александр Виртс һәм Катарина Феш улы булган Tapan Bhattacharya. Johann Rudolf Huber // Historisches Lexikon der Schweiz . Рәсем ясауның беренче дәресләрен ун яшьлек булганда гаиләдә алган. Аннан соң Базель живописец-портретисты Иоганн Каспар Мейер (1645—1705) остаханәсендә өйрәнгән. 1683 елда Иоганн Хубер Бернда живописец һәм гравёр Жозеф Вернер өй академиясенә кергән. 1687 елда Италия буенча киң сәфәргә барган, аның барышында Милан, Мантуя, Парма, Пьяченца, Болонья, Венеция, Флоренция һәм Римга зиярәт кылган. Ул озак вакыт Венециядә торган, анда «Темпеста» кушаматлы (итальян телендә: tempesta — «давыл, яшенле яңгыр») Һолландиядән килеп чыгышлы Питер Мулир Кечесендә живописец ярдәмчесе эшен тапкан. 1689 елда Хубер Рим Изге Лука Академиясендә кергән, анда мәшһүр Карло Мараттаның өйрәнчеге булган. Италиядә алты ел булганнан соң ул Женева һәм Лион аша Парижга килгән. 1693 елның язында ул Базельга кайткан булган һәм тиздән “Күкләрдә гильдия”гә (Zunft zum Himmel') язып куелган булган, 1694 елда Зур шурага сайланган булган. Әмма пуритан Базельдә Хубер үзенә урын тапмаган, 1702 елда аксөяк Бернында тора башлаган, анда портретларга күп заказлар ала башлаган. Көзен, ярминкә вакытында, ул регуляр Базельгә барган һәм анда өч ай дәвамында эшләгән. Ул еш Германиянең көньягында туктаган, анда Баден-Дурлах маркграфы Фридрих VII-нең һәм Вюртемберг герцогы Эберхард Людвигның заказларын башкарган. Герцогның кәләше – принцесса Иоганна Елизавета Баден-Дурлахлы портретына заказ алган. 1738 елда ул туган шәһәренә кайткан Hansjakob Diggelmann. Huber, Johann Rudolf der Ältere // Neue Deutsche Biographie (NDB). Band 9. Berlin: Duncker & Humblot, 1972. ISBN 3-428-00190-7, S. 696 . 1697 елның июнендә Иоганн Рудольф Штутгартка барган, анда мәшһүр портретист булган. 1698 елда ул Штутгартта герцог кальгасының бүлмәләренең бер өлешенең росписендә катнашкан (алар барысы да диярлек 1931 елда янгын вакытында зыян күргән). Штутгартта ул немец шагыйрь һәм тәрҗемәче Карл Дроллингер белән танышкан, аның белән күпьеллык дуслык булган. 1699 елда Хубер Вюртемберг сарае яныннан киткән. 1705 елда Хубер Сюзанна Штюрлерның (Susanna Margaretha Stürler, 1668—1740) наяда образында портретын барлыкка китергән. Сюзанна һәм аның ире Иоганн Фришинг (Johann Frisching) Хуберның Бернда иң яхшы заказчикларының береләре булган. Шул вакытта Иоганн Рудольф Хубер сәяси эшләрдә дә катнашкан, хосусан, испан мирасы өчен сугыштан соң 1714 ел Баден килешүе катнашучысы булган. Берн регистратурасында эшләгән булган, Базельнең Кече Шурасына сайланган булган, ул вазыйфада үлеменә кадәр торган. 1748 елның 28 февралендә Базельдә үлгән. Иоганн Рудольф Хубер – немец телле Швейцариядә барокко чорының иң җимешле рәссамнарының берсе. Аның иҗаты итальян Югары Яңарышның бөек осталары һәм шулай ук Парижда король Людовик XIV-нең сарай янында эшләгән француз академистлары Шарль Лебрен һәм Пьер Миньяр тарафыннан илһамланган булган. Хубер әсәрләре декоратив, эффектлы һәм гомуми җылы колорит белән сыйфатлана. Хубер җиңел эшләгән, аның иҗади мирасы якынча унике мең картина керткән. Ул шәхси һәм төркем портретлары, ведуталар, тарихи һәм мифологик композицияләр ясаган. Эре форматлы декоратив әсәрләрдән тыш ул гуашьлар, рәсемнәр һәм миниатюралар барлыкка китергән. Хуберның эшләре Базель, Берн һәм Винтертур художество музейларында, анда аның портретларының кулъязма исемлеге саклана. Ул шулай ук мәшһүр сәнгать әсәрләре сәүдәгәре булган Hansjakob Diggelmann. Huber, Johann Rudolf der Ältere // Neue Deutsche Biographie .
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Huber, Johann Rudolf (der Ältere) Der Maler Johann Rudolf Huber Иоганн Рудольф Хубер — Полномочные представители на Баденском конгрессе в 1714 году Төркем:Рәссамнар