Джузеппе Трони (итальян телендә: Giuseppe Troni, португаль телендә: José Troni; 1739 ел, Турин — 1810 ел, Лиссабон) — барокко чоры итальян рәссамы. Португаль Брагансс династиясенең сарай яны рәссамы.
Тормышы һәм иҗаты Рәссам Алессандро Трони гаиләсендә туган булган. Рәсемнең беренче сабакларын әтисе җитәкчелеге астында алган, аннан соң һөнәри өйрәнүен Римда дәвам иткән. Күбесенчә киндердә май белән портретлар, шулай ук миниатюралар ясаган. Шулай ук дини живопис белән шөгыльләнгән булган. Италиядә Неаполь һәм Туринда король сарай яннарында эшләгән. 1785 елда Джузеппе Трони гаиләсе белән Португалиягә күчә һәм Лиссабонда король сарай янында сарай яны рәссамы урынын ала. Монда ул король фамилиясе әгъзалары һәм шулай ук аксөякләр, корольлек грантлары портретларын ясый. Живописецның иң танылган эшләре арасында – королева Мария I портретлары һәм Джузеппе Трони тарафыннан 1793 елда король Бемпоста сарае («Королева сарае») өчен ясалган алтарь картинасы.
Искәрмәләр
Литература Bryan, Michael (1889). Walter Armstrong & Robert Edmund Graves (ed.). Dictionary of Painters and Engravers, Biographical and Critical (Volume II L-Z). York St. #4, Covent Garden, London; Original from Fogg Library, Digitized May 18, 2007: George Bell and Sons. p. 586.
Галерея
Төркем:Рәссамнар