Диёра Бәхтияр кызы Келдиёрова (1998 елның 13 июлендә, Җома, Пастдаргом районы, Сәмәрканд өлкәсе, Үзбәкстан) — үзбәк дзюдочысы. Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган спортчы. XXXI җәйге Олимпия уеннарында 52 кг га кадәр категориядә катнашучы, ике тапкыр Азия чемпионы, җәйге Азия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы. 2024 елда Парижда (Франция) узган җәйге Олимпия уеннарында Дуздо 52 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын призер булды. Үзбәкстан Республикасы Оборона министрлыгының өлкән лейтенанты. Тормыш Диёра Келдиёрова 1998 елның 13 июлендә Пастдаргом районы Җoма шәһәрендә туа. Әти-әнисе Келдиёрованы бию түгәрәгенә бирергә теләгәннәр, ләкин ул дзюдога бисе Гөлсәрә Джойдикова аркасында килгән. 6 яшеннән тренеры Хөршидә Холикова җитәкчелегендә дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Диёра Келдиёрова Пастдаргом районы политехник һөнәри көллиятендә, ә аннары Сәмәрканд дәүләт университетында укый.

Гаилә Бәхтияр Мәрдоновның әтисе Җoма мамык чистарту заводы эшчесе, әнисе Дилором Шәрипова — районның 19 нчы мәктәпкәчә учреждениесе тәрбиячесе. Апасы Гулнисо, абыйлары Кувондикбәк, Огабәк. Ире — дзюдочы Азамат Матёкубов (1996 елның 19 апрелендә туган). Алар 2022 елда никахлашканнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар