Айрат Кашаев, Айрат Рөстәм улы Кашаев (Айрат Рустемович Кашаев; 1984 елның 23 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дирижер, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 23 ноябрендә Кашаев Айрат Рустемович. rus.team Казанда туган.

И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (Л. А. Дразнина классы, 2004), П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен «хор дирижерлыгы» белгечлеге буенча (профессор Л. З. Конторович классы, 2009 ел, отличие белән диплом), «опера-симфоник дирижерлык» белгечлеге буенча (профессор Г. Н. Рождественский классы, 2012 ел, отличие белән диплом), ассистентура-стажировка (профессор В. К. Полянский классы, 2020 ел) тәмамлаган. Консерваторияне тәмамлаганда, «Елның иң яхшы чыгарылыш студенты — 2012» исеменә лаек булган. Татарстан Республикасы Президенты стипендиаты (2007 ел).

Иҗаты Чакырылган дирижер сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры, Мәскәү консерваториясе концерт симфоник оркестры, Мәскәү яшьләр камера оркестры, С. В. Рахманинов исемендәге симфоник оркестр, Ярославль академия губернатор оркестры, Сембер дәүләт академия симфоник оркестры, Липецк симфоник оркестры, «Новая музыка» камера оркестры, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Геликон-Опера» Мәскәү музыка театры, «Мәскәү опереттасы» театры, Краснодар музыка театры кебек коллективлар белән эшләгән.

2011―2012 елгы сезонда Мәскәүнең музыка театрында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» спектакльләр сериясе белән, 2012―2013 елгы сезонда М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» һәм В. Гаврилинның «Анюта» балетлары сериясе белән дирижерлык иткән. Шулай ук 2013 елның февралендә Ф. И. Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивале кысаларында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы белән дирижерлык иткән.

2008 елдан 2017 елга кадәр ― Г. П. Вишневская исемендәге музыка-театр сәнгате көллияте театрының баш дирижеры. Бу сыйфатта Галина Вишневскаяның Опера җырлау үзәге сәхнәсендә И. Ф. Стравинскийның «Пульчинелла» һәм П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» балетларын, Генри Перселлның «Дидона һәм Эней», В. Г. Агафонниковның «Анна Снегина», Мартин-и-Солерның «Una cosa rara», Э. Хумпердинкның «Гензель һәм Гретель», К. Орфның «Луна» (Россиядә беренче башкарылышы. Спектакль Б. А. Покровский исемендәге камера музыка театры сәхнәсендә куелган), С. Ю. Гавриловның «Аминта», И. О. Дунаевскийның «Вольный ветер» опереттасы белән дирижерлык иткән.

2011 елдан 2013 елга кадәр — Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең Гнесиннар исемендәге көллияте академия хоры сәнгать җитәкчесе, әлеге хор – «Пою Богу моему дондеже емь» (2012) V Халыкара хор фестивале һәм «Фестос» (2012; 2013 – гран-при) Мәскәү студентлар иҗаты фестивале лауреаты. 2013 елның маенда А. Кашаев җитәкчелегендәге Гнесиннар исемендәге көллиятнең академик хоры «П. И. Чайковскийга бүләк» 1нче Халыкара хор фестиваль-конкурсының Алтын дипломын алган.

«Ачык сәхнә» фестивале кысаларында Айрат Кашаев Гаэтано Доницеттиның «Колокольчик» опера-буффын Мәскәүнең «Геликон-Опера» музыка театры сәхнәсендә Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС) белән берлектә куюның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры булган. 2012 елның апрелендә Казанда «Новая музыка» камера оркестры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры катнашында әлеге операның беренче башкаруында дирижерлык иткән .

2013 елдан ― М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының чакырылган дирижеры.

2013―2020 елларда ― Павел Слободкин үзәгенең Мәскәү камера оркестрының әйдәп баручы дирижеры.

2013 елның апреленнән ― театрның музыка җитәкчесе Г. Н. Рождественский чакыруы буенча Б. А. Покровский исемендәге камера театры дирижеры. Айрат Кашаев ― Б. Бриттенның «Блудный сын», Ф. Шубертның «Лазарь, или Торжество Воскрешения», Л. Яначекның «Лиса-плутовка» спектакльләрендә дирижер һәм Г. Н. Рождественскийның ассистенты. В. А. Моцартның «Милосердие Тита», А. В. Чайковскийның «Один день Ивана Денисовича» спектаклендә И. А. Солженицынның дирижеры һәм ассистенты. Дж. Б. Перголезиның «Stabat Mater» операсының куючы дирижеры (Б. А. Покровский исемендәге камера музыка театры, 2014). А. П. Маноцковның «Титий Безупречный» операсының дирижер-куючысы (Б. А. Покровский исемендәге камера музыка театры, 2015).

2015 елдан ― «Таврида» Бөтенроссия мәгариф форумы симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.

Яшь композиторларның, музыка белгечләренең, музыкантларның «Таврида кайтавазы» музыка академия ассамблеясенең сәнгать җитәкчесе (2017).

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар мәдәни программасы кысаларында (Сочи, 2017) Дөнья яшьләр симфоник оркестрының (МСО) авторы, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.

«Дөньяга ода» халыкара фестиваленең баш дирижеры (Липецк, 2018).

2018 елның сентябреннән Россиянең Зур театры дирижеры.

2019 елдан — А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының чакырылган дирижеры.

П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең тынлы һәм бәрмә инструментларда башкаручылар өчен XII халыкара конкурсының «Гобой» номинациясендә жюри рәисе (Мәскәү, 2021).

Музыкаль театр өлкәсендә яшь белгечләр өчен «OperaLab» опера лабораториясенең музыка җитәкчесе (Мәскәү, 2022).

«Скрипка» номинациясендә IV Бөтенроссия музыкаль конкурсының сайлап алу этабы һәм гала-концерты дирижеры (Казан, 2022).

OPERA fusion продюсерлык үзәге директоры.

Операларда куючы дирижер «New opera world» Халыкара Җәйге опера-симфоник лабораториясе кысаларында Н. А. Римский-Корсаковның «Царская невеста» (2018) «Таврида» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында М. О. Айрапетованың «Битараф булмаганнар» (Неравнодушные) рок-операсы (Симферополь, 2018) «КоОПЕРАция» яшь композиторлар һәм драматурглар лабораториясе кысаларында И. А. Холоповның «Путешествие Голубой стрелы» (Зәңгәр ук сәяхәте, 2019) В. А. Моцарт «Дон Жуан» (Варна, Болгария, 2019) Б. Бриттен «Маленький трубочист» (режиссеры О. В. Долин, Зур театрның Б. А. Покровский исемендәге камера сәхнәсе, 2020) В. А. Пашкевич «Гостиный двор» (Кунак йорты, режиссер Н. Панин, Зур театрның Б. А. Покровский исемендәге камера сәхнәсе, 2022) И. Ф. Стравинский «Похождения повесы» ― музыкаль театр өлкәсендә яшь белгечләр өчен Опера лабораториясе кысаларында (режиссеры М. Колегов, Зур театрның Б. А. Покровский исемендәге камера сәхнәсе, 2022) М. Р. Хәйруллина музыкасына һәм А. И. Әхмәдиев либреттосына «Кави-Сәрвәр» операсы; режиссер-куючысы И. Г. Зәйниев (Казан, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, 2023). Р. З. Әхиярова музыкасына һәм Р. М. Харис либреттосына «Иакинф» балетының музыкаль җитәкчесе һәм куючы дирижеры, куючы хореографы А. М. Полубенцев (Казан, М. Җәлил исемендәге ТДОһБТ, 2023). Спектакль «Тантана» (2024), иҗат төркеме Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә (2025) лаек булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― II Бөтенроссия хор дирижерлары конкурсының I премиясе лауреаты 2025 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Иакинф» балетын куйган өчен (иҗат төркеме эчендә)

Искәрмәләр

Сылтамалар «Планеты» и Шостакович: в Казани состоялся долгожданный концерт Госоркестра РТ, дирижёр — Айрат Кашаев «Вам очень идёт Шостакович» Известия Татарстана. Айрат Кашаев: «Люблю петь под гитару, несмотря на то, что работаю в академическом жанре»

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Россия дирижёрлары Төркем:Татарстан дирижёрлары Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Шәхесләр:Зур театр Төркем:Россиянең опера дирижёрлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар