Денис Калинкин, Денис Геннадьевич Калинкин (1974 елның 16 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) ― хуҗалык эшлеклесе, сити-менеджер, 2020 елдан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. «Казэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе. 1нче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче. IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты Калинкин Денис Геннадьевич. Партия «Единая Россия».

Тәрҗемәи хәле 1974 елның 16 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туган. 1991 елдан 1993 елга кадәр РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. 1998 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) тәмамлаганКалинкин Денис Геннадьевич первый заместитель главы г. Казани. business-gazeta.ru. Дәүләт университеты ― Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) «сәясәттә һәм икътисадта коммуникацион менеджмент» программасы буенча укыган. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетын (Мәскәү) «эшлекле администрацияләү мастеры ― Master of Business Administration (MBA)» өстәмә квалификациясе белән тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1998 елда ― «КамАЗ Сәүдә-финанс компаниясе» акционерлык җәмгыятенең сату буенча менеджеры, Татарстан Республикасында сату бүлеге башлыгы.

1999―2000 елларда ― Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең Техник инвентаризация бюросы () башлыгы урынбасары.

2000―2003 елларда ― Түбән Кама районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы аппаратында оештыру бүлеге мөдире урынбасары, торак мәйданын исәпкә алу һәм бүлү бүлеге мөдире.

2003―2005 елларда ― Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары.

2005―2006 елларда ― Казан шәһәре администрациясе башлыгы аппараты җитәкчесе.

2006―2014 елларда ― Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.

2014―2020 елларда ― Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе (сити-менеджер)Сити-менеджером Казани вновь стал Денис Калинкин. interfax-russia.ru, 21.01.2016

2020 елдан ― Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2006, 2017, 2018 ― Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте 2009 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале 2012 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2014 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте 2016 ― «Дуслык» ордены 2022 ― «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале 2025 – Почет ордены (Россия)Путин Казанның беренче вице-мэрын Мактау ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 24.01.2025 2026 ― III дәрәҗә мөкаддәс ― Казан епархиясенә ярдәм итүенә һәм Казан Богородица монастыренең Изге Николай Мирликийский храмын торгызу буенча хезмәтләренә игътибар итеп Святейший Патриарх Кирилл освятил храм в честь Тульского образа святителя Николая Чудотворца в Казанском Богородицком монастыре. Портал Татарстанской митрополии, 21.07.2026. Шәхси тормышы Өйләнгән, ике ул һәм ике кыз атасыКалинкин Денис Геннадьевич. global-kazan.ru. Факт Денис Калинкин иҗтимагый оешмаларга (ш.и. БТИҮ, ЛГБТ, Навальный яклылар һ.б.) Казан үзәгендә митинг, йөреш, пикет үткәрүне килештерүдән баш тартуы белән мәгълүмИсполком Казани отказал В ТОЦ в проведении шествия от площади Свободы до КремляВласти признали, что сторонников Навального в Казани слишком много.

Искәрмәләр

Сылтамалар Калинкин Денис Геннадьевич. realnoevremya.ru Калинкин Денис Геннадьевич. Официальный портал Казани

Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Сергий Радонежский ордены кавалерлары