Илсур Хөснетдинов – шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы.

1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер – агротехника лицее) тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан Казанда: ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, 1988-1994 елларда – «Казан» совхозында директор.

1995-2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була. 1990 нчы елларыннан иҗат активлыгын көчәйтеп җибәрә һәм популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1998 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Сылтамалар Илсур Хөснетдинов белән хушлашу: «Кирәге беткәч, бездә кешене бик тиз оныталар». Интертат.ру, 17.09.2022 Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары

Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары