Солитон — сызыксыз мохитта таралучы структур яктан тотрыклы ялгыз дулкын.

Солитоннар үзләрен кисәкчекләр кебек тоталар (кисәкчексыман дулкын): бер-берсе белән яки кайбер башка буталчыклар белән тәэсир итешкәндә солитоннар таркалмыйлар структураларын үзгәрешсез саклап, хәрәкәтләрен дәвам итәләр. Бу үзлек мәгълүматны зур араларга тапшыру өчен файдаланыла ала. гармоник дулкыннардан аермалы буларак, классик солитоннар, энергия күчерүдән тыш, матдәне күчерә (үз хәрәкәте юнәлешендә чикләнгән ераклыкка күчү).

1834 елда Джон Рассел Эдинбург янында Юнион каналында ялгыз дулкын — «solitary wave» күзәтә һәм солитон атамасын бирә.

Солитоннарның матдәне күчерү үзлеген плазмада электр агымнарын кузгату һәм башлангыч Галәмдә матдәне һәм антиматдәне аеру механизмнарының берсе буларак файдаланырга тәкъдим ителгән.

Солитоннар төрләре:

сыеклык өслегендә (табигатьтә табылган беренче солитоннар) кайчак цунами һәм бор дулкыннарын шундый дип саныйлар плазмадагы ионлы һәм магнитлы тавыш солитоннары катламлы сыеклыкта гравитацион солитоннар лазерның актив мохитендә кыска яктылык импульслары рәвешендәге солитоннар солитоннар сыйфатында нерв импульсларын карарга була сызыксыз-оптик материалларда солитоннар һава мохитендә солитоннар

Кортевег — де Фриз тигезләмәсе

Кортевег — де Фриз тигезләмәсе — чишелештә солитоннар булуга юл куя торган иң гади һәм иң билгеле модельләрнең берсе:

.

Бу тигезләмәнең мөмкин булган чишелешләреннән берсе булып ялгыз солитон тора:

биредә  — солитон амплитудасы,  — фаза. Солитон нигезенең нәтиҗәле киңлеге . Бу солитон тизлеге белән хәрәкәт итә.

Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе

Плазмада һәм сызыксыз оптикада электромагнит дулкыннары таралганда Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе кулланыла:

булганда ялгыз дулкыннар — солитоннар рөхсәт ителә:

биредә  — кайбер даимиләр:

Әдәбият

Абловиц М., Сигур Х. Солитоны и метод обратной задачи. — М.: Мир, 1987. — 480 с. Додд Р., Эйлбек Дж., Гиббон Дж., Моррис Х. Солитоны и нелинейные волновые уравнения. — М.: Мир, 1988. — 696 с. Захаров В. Е., Манаков С. В., Новиков С. П., Питаевский Л. П. Теория солитонов: Метод обратной задачи. — М.: Наука, 1980. — 320 с. Инфельд Э., Роуландс Дж. Нелинейные волны, солитоны и хаос. — М.: Физматлит, 2006. — 480 с. Лэм Дж. Л. Введение в теорию солитонов. — М.: Мир, 1983. — 294 с. Ньюэлл А. Солитоны в математике и физике. — М.: Мир, 1989. — 328 с. Ахмедиев Н. Н., Анкевич А. Солитоны. Нелинейные импульсы и пучки. — М.: Физматлит, 2003. — 304 с. — ISBN 5-9221-0344-X. Самарский А. А., Попов Ю. П. Разностные методы решения задач газовой динамики. — М.: URSS, 2004. — 424 с. Уизем Дж. Линейные и нелинейные волны. — М.: Мир, 1977. — 624 с.

Төркем:Физика Төркем:Табигать күренешләре