Даппер буларак мәгълүм Франц Вернер фон Тамм ((немец телендә: Franz Werner von Tamm, Dapper); 1658 елның 6 марты, Гамбург — 1724 елның 10 июле, Вена) — барокко чоры немец живописецы. XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башы иң мәшһүр немец натюрморт осталарының берсе. 1685—1695 елларда Италиядә, Римда эшләгән Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E. A. Fleischmann, 1835—1852 ADB:Tamm, Franz Werner .
Тәрҗемәи хәле Рәссам Һамбургта туган, живописьне немец тарихи жанр осталары Теодор ван Зостен һәм Иоганн Пфайффердан өйрәнгән. Әмма соңрак “чәчәкләр һәм җимешләр живописе” (Malerei von Blumen und Früchten) белән мавыга башлаган һәм Римга күчкән, анда ул «Деи Фиори» (итальян телендә: Dei Fiori — «Чәчәкче») кушаматлы Марио Нуцци дигән рәссамга кушылган һәм аның җитәкчелеге астында шул өлкәдә оста булган. Ул шулай ук Фит әсәрләре буенча хайваннар, ауланган кош һәм сунар трофейлары белән натюрмортлар ясаган. Живописец Карло Маратта остаханәсендә эшләгән Rosini G. Storia della pittura italiana esposta coi monumenti. — Pisa: Presso Niccolò Capurro, 1839 . Римда Вернер фон Тамм «Күчмә кошлар» (нидерланд телендә: Bent vogels — яки “каурый кошлары” (нидерланд телендә: Bentvueghels) нидерланд һәм немец рәссамнары берләшмәсенә кушылган. Җәмгыять әгъзалары йоласы буенча ул үзенә яңа исем алган - «Dapper» (Кыю). Houbraken А. De groote schouburgh der Nederlantsche konstschilders en schilderessen (3 delen) • dbnl " [archive], sur DBNL (consulté le 23 avril 2021) . Ул шулай ук фламанд натюрмортлар живописецы Давид де Конинк йогынтысын кичергән. Пьетро Наварра аның дәвамчысы булган. Discover painter Franz Werner von Tamm [archive] (consulté le 23 avril 2021) .
1702 елда Франц Вернер фон Тамм Пассауда эшләгән, соңрак Венада тора башлаган. С 1695 елдан Изге Рим империясе императоры Леопольд I-нең сарай яны рәссамы булган. Бу Вена рәссам әсәрләренә аеруча байлыгының сәбәбен аңлата. Кенәз Лихтенштейн галереясендә генә фон Таммның егерме дүрт картинасы бар (башка бирелгән мәгълүмат буенча – унҗиде), Император картина галереясендә – сигез. Санкт-петербург Эрмитажында фон Таммның “Кабакларда тутый кошы” картинасы бар Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. — Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 209 .
Франц Вернер фон Тамм Венада алтмыш алты яшендә вафат булган һәм ике угыл: Франц һәм Каспарны калдырган, алар әтиләре юлын дәвам иткәннәр.
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар ADB:Tamm, Franz Werner{ Төркем:Рәссамнар