Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы - Марсель Әхмәтҗановның Мәгариф нәшриятында (2002 ел, тиражы 3000 д.) һәм Татарстан китап нәшриятында (2009 ел, тиражы 2000 д.) басылган китаплары. Бу китапларда Идел-Урал буе татарларының этник тарихы бербөтен итеп анализлана. Автор китапны археографик экспедицияләр юлы белән күп еллар дәвамында тупланган татар шәҗәрәләренә таянып язган. Китергән шәҗәрә текстлары татар халкының Нугай Урдасы варислары булуын расларга тулысынча җитәрлек.

Сылтамалар Төркем:2002 ел китаплары Төркем:2009 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар Төркем:Мәгариф нәшриятында басылган китаплар Төркем:Нугай Урдасы