Мәгъсүм Латыйфуллин, Мәгъсүм Мөбәрәкша улы Латыйфуллин (Магсум Мубаракшевич Латифуллин, 1925 елның 28 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Зур Сукаеш ― 1995 елның 8 августы, РФ, ТР, Сарман районы, Җәлил) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, балалар язучысы, күренекле татар җырчылары репертуарына кергән күп җырларның сүзләре һәм «Сәйдәшнең балачагы» повестеның (1990, ТКН) авторы. Тәрҗемәи хәле 1925 елның 28 декабрендә Татарстан АССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Тымытык, 1965 елдан Азнакай) районы Зур Сукаеш авылында туганИнтересно проводят вечера сухояшевцы. Азнакаевский муниципальный район, 6.12.2013. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Лейтенант Мәгъсүм Латыйфуллин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Татарстан радиокомитетында, Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында, ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә төрле вазифалар башкарган. Баулыда, Сарман районында (Карашай-Саклауда, Җәлилдә) укытучы булып эшләгән. Мәгъсүм Латыйфуллин шигырьләренә композиторлар Фәтхерахман Әхмәдиев («Җилләр, җилләр», «Мин килермен каршыңа»), Сафьян Ибраһимов («Тагын, тагын, тагын да»)Тагын, тагын, тагын да. Татар җырлары, Рәис Сафиуллин («Бик сагындым, авылым»), Фасил Әхмәтов («Люция»), Мөхтәр Әхмәдиев («Син кайда»), Ганс Сәйфуллин («Гөлләрем», «Ул кайтыр»), Әнвәр Бакиров («Туган якларыма») һәм башкалар көй язган. Аның сүзләренә язылган җырларны Илһам Шакиров («Люция», «Туган якларыма»), Әлфия Авзалова («Бик сагындым, авылым»)Сагындым, авылым, сине. Каталог советских пластинок, Фәридә Кудашева («Җилләр, җилләр») Җилләр, җилләр. Каталог советских пластинок, Усман Әлмиев («Син кайда») Син кайда. Каталог советских пластинок, Таһир Якупов («Мин килермен каршыңа»)Татар энциклопедиясе. К., 2021, 221нче бит, Хәйдәр Бегичев («Бик сагындым, авылым»)«СЕМЬ РОДНИКОВ»: Поют солисты Татарского театра оперы и балета (на татарском языке) һәм башка популяр җырчылар үз репертуарына алган. 1965 елның 3 гыйнварында «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында унбер яшьлек Салих Сәйдәшев белән аны музыкага өйрәтүче татар халкының беренче һәвәскәр композиторы Заһидулла Яруллинның дуслыгы турында «Үлемсез җырлар» исемле язмасын бастырган. 1982―1995 елларда Җәлил бистәсендә яшәгән. Шунда кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Сәйдәшнең балачагы» повестен язган. Китап, рәссам И. Галләмов бизәлеше белән Казанда, Татарстан китап нәшриятында 1990 елда басылып чыккан (ISBN 5-298-00763-5) Латифуллин, Магсум. Детство Сайдаша : [Повесть : Для мл. шк. возраста - Search RSL]. Икенче китап буларак дөнья күрергә тиешле кулъязмасы туганнары кулында саклана. «Юл башы» дигән хикәясе билгеле. Мәгъсүм Латыйфуллинның шактый бай иҗат мирасы бергә тупланмыйча, китап булып басылмыйча калган.
Гаиләсе
Хатыны Хәлимә (?) татар теле укытучысы булып эшләгән. Улы Таһир Латыйфуллин (1958), балет артисты, педагог, ТР халык артисты (2009). Искәрмәләр
Әдәбият Латыйфуллин Мәгъсүм Мөбәрәкша улы / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә. К.: ПИК «Идел-пресс», 2014, 300нче бит. Мәкаләләр Рухия Ахунҗанова. Кабатланмас моң иясе. «Мәйдан», 2023 ел, ноябрь, 108-116нчы бит. Сылтамалар
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Балалар язучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Салих Сәйдәшев