Габдулла Тукай һәйкәле () ― Татарстанда Тукай районындагы Яңа бистәдә 2022 елның 23 августында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) куелган һәйкәл.

Тарих

1976 елдан (46 ел) шагыйрь исемен йөрткән райондаВ посёлке Новый Тукаевского района открыли памятник Габдулле Тукаю. kitap.tatar.ru, 29.08.2024 бөек татар шагыйренә куелган икенче һәйкәлВ Тукаевском районе РТ открыли первый памятник Тукаю. Бизнес-Онлайн, 23.08.2022. (беренчесе (бюст) районның Иске Дөреш авылында урнашкан, элекке Тукай исемендәге колхоз көче белән салынган В Тукаевском районе нашли второй «памятник» Габдулле Тукаю. chelny-biz.ru, 25.08.2022 Янира Аминова. В Старом Дрюше обновили памятник Тукаю. «Якты юл», 12.09.2014).

Тукай районындагы Яңа бистәдә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл өчен җирле Мәдәният йорты янында урын билгеләнгән. Тукайлылар бу урынны тәкъдим ителгән алты варианттан сайлап алган Чаллы янындагы Яңа бистәдә Габдулла Тукайга һәйкәл куячаклар. Татар-информ, 29.06.2022.

Федераль һәм республика программалары катнашында бистә Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар урнаштырылган.

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында, 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен булдыру чараларын гамәлгә ашыру максатында, Яңа бистәнең мәдәният йорты яны территориясендә Габдулла Тукай исемендәге парк төзелгән. Финанслау республика бюджеты хисабына башкарылган. Паркның гомуми мәйданы 6 445 кв. м тәшкил итәВ Тукаевском районе РТ открыли памятник Габдулле Тукаю и Дом культуры. Министерство культуры Республики Татарстан, 24.08.2022.

Парк белән бергә бу урын җирле халык өчен ял итү зонасы була, ул яшелләндерелә, шулай ук биредә балалар һәм өлкәннәр өчен мәйданчыклар булдырыла.

2023 елның 23 августында узган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы (2018―2024) Фаил Камаев, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, язучы Лилия Гыйбадуллина һәм киң җәмәгатьчелек катнашканТукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Татарстан Язучылар берлеге.

Авторы ― скульптор Халит Хәмит улы Миңнегалиев.

Искәрмәләр

Сылтамалар

В Тукаевском районе РТ открыли первый памятник Тукаю. Тукаевский муниципальный район, 24.08.2022

Төркем:Тукай районы һәйкәлләре Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2022 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Тукай районы биналары һәм корылмалары