Лариса Басырова, Лариса Иван кызы БасыроваФирая Моратова. Түбән Камада керәшен культурасы фестивале булды. «Туганайлар», 12.07.2024, кыз фамилиясе Махмутова (; 1981 елның 27 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) ― җырчы, автор-башкаручы, композитор, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының () әйдәп баручы белгече, Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурс-фестивальләр, шул исәптән «Татар моңы» конкурсы (2015) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1981 елның 27 июлендә Түбән Камада җырлы-моңлы керәшен гаиләсендә туган. Әтисе Иван Махмутов чыгышы белән Түбән Кама районы Келәтле, әнисе Ключ Труда авылыннан. Гаиләдә энесе Николай (1988) бар. Балачагы әби-бабасы янында Түбән Кама районы Ключ Труда авылында үткән. Әнисе Лидия Ивановна Чеботарева «Серле мәләнчек» бертуганнар (гаилә) керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе.

Мәктәпне тәмамлагач, 66нчы лицейда 3 ел укыган. Беренче белеме буенча психолог, икенче белеме буенча театральләштерелгән һәм бәйрәм тамашалары режиссеры. Мәскәү дәүләт икътисад институтының Түбән Кама филиалының гуманитар-икътисад факультетын, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын (2019) кызыл дипломга тәмамлаганПевица Лариса Басырова – обладатель красного диплома. «Туганайлар», 17.05.2019. 2010 елдан гаиләсе белән Казанда яши. Татарстан Республикасы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының () әйдәп баручы белгече булып эшлиОпределились участники гала-концерта Всероссийского конкурса-фестиваля кряшенского этнического искусства «Туым Жондозы». Портал Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана, 16.12.2019.

1996 елдан сәхнәдә эшли башлаган. Питрау җыеннарында һәм Түбән Кама шәһәрендә уздырылган бәйгеләрдә, хәйрия концертларында («Мин сиңа шатлык бүләк итәм» / «Я подарю тебе радость») актив катнаша. Репертуарында керәшен җырлары, татар һәм рус халык җырлары, эстрада көйләре тупланган. Автор-башкаручы буларак, Фәнәвис Дәүләтбаев («Сине генә», «Ярат мине», «Онытыр димә», «Синсез яшим»Лариса Басырова слушать музыку онлайн), Гөлфия Шакирова («Улыма-кызыма»), Лидия Чеботарева («Гөрләвекләр»), Җәүдәт Мөхәммәтшин, Фердинант Гайсин («Күңелемдә яз»), Клара Булатова («Керәшен бәйрәмнәре»Лариса Басырова. «Керәшен бәйрәмнәре». YouTube видео, 3:17), Эдуард Муллер («Наши дети») сүзләренә көйләр (музыка) язган. «Культурная среда» проектында Проект «Культурная среда города», Олы көн (Пасха), Май чабу, «Верую» керәшен мәдәнияте фестивалендә, «Вербицы сад» православие мәдәнияте фестивалендә һәм Сабантуйларда, 9 май бәйрәмендә даими катнаша. Эльвира Кәримуллина җитәкчелегендәге «Второе дыхание» бию театры белән бергә чыгыш ясый. Концерт костюмнарын үзе әзерли, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре ― тамакса (изү), түшлек ясый, сәйлән (бисер) белән рәсемнәр, иконалар чигәМоңлы сандугачыбыз Лариса Басырованың кул эшләре күпләрне таң калдыра. «Туганайлар», 28.01.2024. 2021 елда үзешчән авторларның «Яшь йөрәкләр» III Милли конкурс-фестиваленең гала-концертын алып баручы булган (автор-башкаручы Инсаф Гайнуллин белән бергә)Житель Чистополя стал членом жюри на международном конкурсе. Чистополь-информ, 19.04.2021. Түбән Камада Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда уздырылучы үзешчән (һәвәскәр) башкаручылар конкурсына жюри әгъзасы итеп чакырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурс-фестивальләр лауреаты: «Казан сөлгесе» халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы Гран-при иясе 2015 ― «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының III дәрәҗә лауреаты (беренче турда «Мин сине шундый сагындым», «Олы юлның тузаны» жырларын, икенче турда борынгы керәшен халык җырын, өченче турда «Кайтам инде» җырын башкарган)Лариса Басырова «Татар Моңы» лауреаты 2024 ― «Алтын кояш нуры» () халыкара күп жанрлы халык мәдәнияте конкурс-фестиваленең «вокаль сәнгать» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты («Керәшен бәйрәмнәре» җыры белән)Лариса Басырова стала лауреатом международного конкурса. «Туганайлар», 26.02.2024. Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы Түбән Кама мэрының Рәхмәт хаты һ. б.

Шәхси тормышы Гаиләле. Ире Илназ Басыров (2003 елда өйләнешкәннәр), балалары Тимур һәм Әминә Басыровлар Россия дәүләт гадел хөкем университетында белем алган.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Зилә Мөбәрәкшина. Асыл бизәкләрем керәшен көйләре аша туа. «Сәхнә», 2024 ел, август, 1-5нче бит.

Сылтамалар Лариса Басырованың рәсми төркеме Лариса Басырова җырлары Лариса Басырова. YouTube

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары