Кәрим Долотказин (, — , ) — Казан педагогика институты укытучысы, икътисадчы, экономика фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәл Мөхәммәткәрим Ибраһим улы Долотказин 1935 елда Мордва Республикасы, Иса авылында игенче гаиләсендә туа.

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Ләмберә татар педагогия училищесында, 1953-58 елларда КДУның рус филологиясе һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Диплом алгач, Казан трамвай-троллейбус идарәсенең күптиражлы гәзитәсенең җаваплы сәркатибе. 1960-62 елларда ВЛКСМ Өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор, Татарстан коммунисты журналында өлкән әдәби хезмәткәр. 1966-69 елларда МДУның политэкономия кафедрасында аспирант. 1970 елда МДУда икътисад буенча фән кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1973-82 елларда Казан педагогика институтында: политэкономия кафедрасында өлкән укытучы, доцент. 1982-91 елларда Казан һөнәри-техник педагогика институтында (Мирза Мәхмүтов оештырган һәм җитәкчелек иткән алдынгы фәнни оешма), икътисади белем бирү һәм тәрбия лабораториясе мөдире.

1990 елларда милли хәрәкәттә катнаша, татар милли мәгарифне торгызу максаты куйган «Мәгариф» ассоциациясен оештыручыларның берсе була. Дәүләтнеке булмаган Татар милли университетын оештыру белән мәшгуль була. Теркәлеп, ләкин бинасыз көенчә, аерым галим һәм укытучыларның фидакярлеге белән генә эшләгән берничә хосусый югары уку йортында проректор, декан, кафедра мөдире булып хезмәт куя. Татар милли университеты идеясе Татарстан җитәкчелегендә һәм мәгариф чиновникларында аңлау, кызыксыну һәм ярдәм тапмаганга, ул уку йортлары уңышлы эшләп китә алмыйлар.

К. Долотказин ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы була. 2005 елдан Саранскида Мордовия татарларының Юлдаш (Спутник) гәзите чыга башлагач, редакциясе белән даими хезмәттәшлек итә. Мәкаләләре туган ягының шәхесләренә һәм аерым нәселләрне барлауга багышлана. Язмаларында Усман Кильдеев, Абдулла Кротов, Сөләйман Еналеев, Али Долотказин, Фәрит Ямбушев кебек шәхесләрнең тормыш юлларын барлый һәм тарихи вакыйгаларга ачыклык кертә.

Чыганак Казанский университет, 1804-2004 : Биобиблиогр. слов. / Гл. ред. Г.Н. Вульфсон. - Казань : Изд-во Казан. ун-та, 2002-. . 2: 1905-2004 (А-М). Т. 2. - 2004. - 877, [2 с.]

Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре