Шейхцерия ( ) - шейхцериячәләр семьялыгыннан бердәнбер үсемлекләр ыругы.

Таралуы 1 төре билгеле, аның эченә ике астөр: Аурупа һәм Төньяк Америка астөрләре керәләр. Ыруг атамасы Швед галиме Иоганн Яков Шейхцер (1672—1733) исеменә багышлап бирелгән. Үсемлекләр Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре бар – саз шейхцериясе (S. palustris) Идел алдында очрый. Зур елгаларның борынгы аллювиаль террасаларына туры килүче торфлы сазлыкларда һәм йөзмә «үлән-утраулар»да үсә.

Ботаник тасвирлама 10-50 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Күрәнчәләр яисә кыяклыларны хәтерләтә. Тамырчасы озын, 50 см га җитә, тармакланган, симподиаль. Бу тармаклар саздагы сфагнум катламын ныгытуда зур урын алып тора. Алар шуышма, төерле, яфрак җиңсәләре калдыклары белән капланган. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, тар кыяк, аскы өлешендә ярымцилиндрсыман. Чәчәкләре вак, күрексез, яшькелт-сары, кабарынкы чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – коры күбтабакча. Май-июньдә чәчәк ата. Җил ярдәмендә серкәләнә. Җимешләре августта өлгерә. Һава куышлыгы булганлыктан орлыклары яхшы йөзә һәм су белән тарала. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Табигатьтәге урыны Торф ясаучы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).Шейхцерия :: Татарская энциклопедия TATARICA

Әдәбият

Губанов И. А. Иллюстрированный определитель растений Средней России : в 3 т. / И. А. Губанов, К. В. Киселёва, В. С. Новиков, В. Н. Тихомиров. — М. : Товарищество науч. изд. КМК : Ин-т технол. исслед., 2002. — Т. 1 : Папоротники, хвощи, плауны, голосеменные, покрытосеменные (однодольные). — С. 154. — 527 с. — 5000 экз. — ISBN 5-87317-091-6. Цвелёв Н. Н. Семейство шейхцериевые (Scheuchzeriaceae) // Жизнь растений : в 6 т. / гл. ред. А. Л. Тахтаджян. — М. : Просвещение, 1982. — Т. 6 : Цветковые растения / под ред. А. Л. Тахтаджяна. — С. 26—28. — 543 с. — 300 000 экз.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шейхцерия (англ.): информация на сайте GRIN. Проверено 16 марта 2009 г. Шейхцерия (англ.) информация на сайте «Энциклопедия жизни» (EOL). Проверено 16 марта 2009 г. Шейхцерия — статья из Большой советской энциклопедии. 

Төркем:Кешеләр хөрмәтенә аталган үсемлекләр таксоннары Төркем:Монотип үсемлекләр Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үсемлекләр гаиләләре Төркем:Үсемлекләр Төркем:Кызыл китап Төркем:Ботаника Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Үләннәр