Сарапулның Элеконд бистәсе мәчете () ― Удмуртиянең Сарапул шәһәре Элеконд бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Сарапул шәһәренең Элеконд бистәсендәге җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Сарапул шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше Сведения Миннац УР.
Тарих
1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәрдә яшәүче татарлар өчен рухи-агарту үзәге ача, мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә тормышка ашарга комачаулый.
Яңа заман 1998 елның 22 декабрендә Сарапул шәһәре мөселманнары җәмгыяте тарафыннан гыйбадәт йорты итеп Сарапул шәһәренең «Элеконд» дип аталучы микрорайонында урнашкан торак йорт (Себер урамы, 5нче йорт) сатып алына. Мәчетне яңарту эшләре башлана. Иман йортын барлык замана таләпләренә дә туры килерлек итеп төзекләндерүдә җирле мөселманнар да, шәһәр хакимияте дә ярдәм итә. Ярдәм итүчеләрдән кемдер акчалата биргән, матди мөмкинлеге булмаганнар, мәчеткә килеп, үз куллары белән нидер эшләп киткән. Бер ел эчендә мәчет бинасының мәйданы киңәйтелгән, манарасын да күтәргәннәр. Иман йортының ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләрендә төп эшләр башкарылган: идәннәре җылытылган, түшәме дә тулысынча ясалып беткән. Мәчеткә яңа келәмнәр алу өчен генә дә 60 мең сумга якын акча кирәк булган. Мәчетнең бер ягы иске бинаныкы булып, зур ярык барлыкка килгәнгә күрә, урам якка караган дивар сүтелеп, яңасы төзелгән. Таштан веранда ясалган, тәһарәтханәләр, аерым керү ишеге булдырылган. Иман йорты тышкы яктан да төзекләндерелеп, сайдинг белән тышланган. Мәчет торган урамда (Себер урамы) асфальт юл җәелгән. Төзелеш, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе ― Әхмәд хәзрәт Халиков, Сарапул шәһәре имам-хатыйбыЭльвира Хуҗина. Сарапулда мәчет төзелеше дәвам итә. РДУМУ, 2014.
2002 елның 6 сентябрендә җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгәнММРО Махалля пос. Элеконд г. Сарапула ИНН 1827018341.
Бина Мәчет алтмышлап кешене сыйдыра Центральная мечеть. susanintop.com.
Имамнар Мөхәммәтморат Зәки улы Хәсәнов Ф. И. Исмәгыйлев Әхмәтгата Хафиз улы Хафизов (1929–2007), Актаныш районы Иске Кормаш авылы тумасы Роберт Галимхан улы Ульданов Дилшат Фәрит улы Мөхәммәтов Рөстәм Рафаэль улы Кашапов 2007 елдан Вячеслав Владиславович Шараев. 1980 елда Дүртөйледә туганМечеть микрорайона «Элеконд» г. Сарапула. udm.travel 2009 елның 9 ноябрендә имам-хатыйб итеп Тимур Камил улы Кашаев сайланган. 1988 елда Үзбәкстанда туган, 1997 елдан Әлмәттә яшәгән. Әлмәттә нефть институтының кичке бүлеген, Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган (2009) Мечеть в г. Сарапул «Элеконд». РДУМУ, 23.07.2009 2012 елның 29 фвраленнән имам-хатыйб Дамир Фәнәви улы ХаликовДамир Халиков ВКонтакте
Моны да карагыз Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Ижау мәчетләре Можга мәчете Воткинск мәчете Глазов мәчете Сарапул үзәк мәчете
Искәрмәләр
Әдәбият Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.
Сылтамалар Махалля поселка Элеконд г. Сарапула. Мечеть
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Удмуртия мәчетләре Төркем:1995 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарапул мәчетләре