Игорь Семёнов, Игорь Николай улы Семёнов (1951 елның 20 декабре, Удмурт АССР, Алнаши районы, Сям-Какси) — «Удмурт Кенеш» удмурт милли ассоциациясе президенты, 2000—2007 елларда Удмурт Республикасы Дәүләт Советы рәисе.

Биографиясе 1951 елның 20 декабрендә Удмурт АССРның Алнаш районының Сям-Какси авылында туган. Ижау авыл хуҗалыгы институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлаган.

Җитештерү укытуы мастеры, аннары Можга консерва заводында җиһазлар буенча инженер, аннары Можга шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларында эшләгән.

1998 елда Можга шәһәр үзидарәсе башлыгы итеп сайланган.

2000 елда Удмурт Республикасы Дәүләт Советы рәисе итеп сайланган.

2012 елның декабрендә республика президенты А. Волков рекомендациясе буенча «Удмурт Кенеш» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланган.

Бүләкләре

Рәсәй Федерациясенең атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Можга шәһәренең мактаулы гражданы

Искәрмәләр

Сылтамалар

. .

Төркем:Инженерлар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Механиклар Төркем:ССРБ механиклары Төркем:Почет ордены кавалерлары