Фёдор Шаляпин исемендәге республика премиясе () ― 2023 елда Татарстан Республикасында гамәлгә куелган, музыка сәнгатендәге яшь башкаручылар өчен премия.

Тарих Федор Иванович Шаляпин исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2023 елда бөек артистның тууына 150 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган Татарстане прошло награждение первых лауреатов Республиканской премии имени Фёдора Ивановича Шаляпина. Мемориальный музей Константина Васильева.

Регламент Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе шәхси характерда һәм ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Премия һәр лауреатка 200 мең сумны тәшкил итә (2024 ел). Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 18-35 яшьтәге (35 яшькә кадәрге) Россия Федерациясе гражданнарына ― яшь талантлы иҗатчыларга (башкаручыларга һәм музыкантларга) «музыка һәм вокал сәнгате өлкәсендәге казанышлары, башкару осталыгы, шулай ук җыр мәдәнияте традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, музыкаль мәдәниятне үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен» тапшырыла Первые лауреаты Шаляпинской премии — Ирек Фаттахов и Айдар Сулейманов. «Реальное время», 13.02.2024. Премия, кагыйдә буларак, Фёдор Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырыла. Шаляпин премиясен тапшыру конкурсы шартлары буенча, лауреатларның иҗаты бөек җырчы репертуарын чагылдырырга тиеш Шаляпинские премии впервые вручили в Казани в день рождения великого певца. АиФ – Казань, 13.02.2024.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Шаляпин премиясе лауреатлары ЕлБүләкләнүчеНоминация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе 2023Ирек ФәттаховВокал Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы. «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты (2016).Айдар СөләймановВокал Татарстанның атказанган артисты, «Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысыРузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024 2025ВокалВокал

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:Музыкаль премияләр Төркем:Фёдор Шаляпин Төркем:2023 елда барлыкка килгән бүләкләр