Дания Нәгыйм, Дания Нурулла кызы Галәветдинова (1991 елның 7 мае, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек) ― шагыйрә, журналист, 2021 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Шәйхи Маннур (2024) һәм Муса Җәлил (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисенең иҗат буенча урынбасарыРузилә Мөхәммәтова. Язучылар берлеге идарәсенең беренче утырышы: «Яшьләр килде, һәм алар эшләргә тиеш». Интертат, 13.04.2025 (2025 елның апреленнән 2026 елның 20 февраленә кадәр). Тәрҗемәи хәле 1991 елның 7 маенда Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Үз авылында гомуми урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда, олимпиадаларда актив катнаша. Татар һәм рус телләре буенча район күләмендә беренче урыннарны яулый. 2009―2011 елларда Казан сәүдә-икътисад техникумында икътисад бүлегендә белем ала. Аннары Казан кооперация институтында укый.
«Идел» яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч, аннан соң «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. Бүгенге көндә «Татарстан» радиосында тапшырулар алып бара. Казанда яши.
Иҗаты Беренче шигырьләрен 2нче сыйныфта укыганда ук яза. Шулай ук кечкенәдән мәкаләләре район һәм республика газеталарында дөнья күрә. Мәкалә, шигырь, хикәя, әкиятләре һәм балалар өчен шигырьләре төрле басмаларда: «Авыл офыклары», «Сабантуй», «Идел», «Мәйдан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казан утлары», «Сөембикә», «Ирек мәйданы», «Көмеш кыңгырау», «Салават күпере», «Татар дөньясы» газета һәм журналларында басыла. Иҗатына иң беренчеләрдән булып игътибар итүче һәм хәер-фатыйхасын бирүче шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов, Зиннур Мансуров һәм Рәдиф Гаташ була.
Кайбер шигырьләре, рус һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителеп, антологияләргә кертелә.
2025 елның апреленнән (Илсөяр Иксанова урынына)Татарстан Язучылар берлегенә рәис урынбасарлары һәм остаханә җитәкчеләре билгеләнде. Татар-информ, 9.04.2025 2026 елның 20 февраленә кадәрРузилә Мөхәммәтова.«Ркаил абый өченче тапкырдан гаризама кул куйды»: Дания Нәгыйм вазифасыннан киткән. Интертат, 20.02.2026 ― Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисенең иҗат буенча урынбасары (аның урынына яшь шагыйрә Алинә Хисамиева килгән).
Уңышлары Шигырьләре яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» (2011) конкурсында Гран-прига, «“Сәләт”кә нур булган йолдызлар» (2014) һәм «Таян Аллага» (2020) бәйгеләрендә 1нче урынга лаек була. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри Сабантуй» (2013) конкурсында «Сабантуй батыры» исемен яулаган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «Бөртекләп җыелган гомер» китабы өченМамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр. Татар-информ, 15.02.2024 2025 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ― «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен Муса Җәлил премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 17.02.2025 Китаплары Шагыйрәнең ике китабы дөнья күргән: «Галәм агачының яфрагы мин» (2015) исемле шигырьләре җыентыгы һәм, Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, хәрабәләр астында калып аякларын югалткан, шуңа да карамастан, бик күп уңышларга ирешкән Рөстәм Нәбиев турында «Бөртекләп җыелган гомер» (2018). Беренчесенә кереш сүзне Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язган.
Гаиләсе Дания ире Илназ белән ике ул тәрбияли: Раян, НуриханРузилә Мөхәммәтова. Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез». Интертат, 5.04.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Нәгыйм Дания. Татарстан Язучылар берлеге
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан кооперация институтын тәмамлаучылар Төркем:Икътисадчылар Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары