Базарлы Сызган () ― эшчеләр бистәсе, Сембер өлкәсе Базарлы Сызган районының административ үзәге.

География Бистә өлкә үзәге Сембер шәһәреннән 170 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Инза ― Ново-Образцово линиясендә «Базарная» тимер юл станциясе. Торак пункт өч елга: Сызган, Тумайка һәм Кувай ярында төзелгән.

Атама Торак пунктның исеме татар телендәге «сыза» (кар суы җыела торган чокыр) сүзенә бәйле, Сызган елгасы атамасы буенча куелган.

XVIII гасырда, Сызган елгасында урнашкан Сызган исеме кергән башка авыллардан (мәсәлән, ) аеру өчен, чиркәү исеме белән Дмитрий Сызганы дип атап йөртелгән. XIX гасырда җомга саен була торган базарга бәйле рәвештә, Базарлы Сызган исеме алган.

Тарих Сызган бистәсенә 1638 елда, борынгырак сәүдә торак пункты урынында, форпост буларак, Мәскәүдән килгән укчылар нигез сала ,1647 елдан ― якын каравыл пункты.

1647 елдан Казан сарае приказының Карсун өязе составына керә.

1685 елда Сызган сайлап куелган полк слободасы стольник Иван Вельяминовның язу китабында искә алына.

1691 елда Сызган бистәсендә Дмитрий Солунский хөрмәтенә агач чиркәү төзелә.

1708 елдан – Казан губернасының Сембер өязендә (1708–1781).

1780 елдан Дмитрий Сызганы авылы Сембер наместниклыгының Кынады өязе составына керә.

1796 елдан ― Сембер губернасы Сызран өязендә.

1851 елдан ― Сембер губернасы Карсун өязендә.

1861 елдан – волость үзәге.

1865 елда Щербаковлар үзләренең постау (сукно) фабрикасын ачалар.

1868 елда Барлык изгеләр хөрмәтенә зират гыйбадәтханәсе төзелә.

1875 елда, мактаулы гражданин А. К. Щербаков акчасына, таштан Дмитрий Солунский гыйбадәтханәсе төзелә.

1881 елда Щербаковларның язу кәгазе фабрикасы эшли башлый.

1887 елда Щербаковларның постау фабрикасы, янгыннан соң, сәүдәгәр Н. С.Белоусов тарафыннан торгызылган.

1897 елда Мәскәү-Казан тимер юлы линиясендә «Базарная» тимер юл станциясе төзелә.

1918 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Инза революцион дивизиясе (башлыгы Ян Лацис), «Базарная» тимер юл станциясе чигендә акгвардиячеләрнең һөҗүмен туктата, аннары Барышка чигенергә мәҗбүр итә.

1929 елдан ― Урта Идел өлкәсе / Урта Идел краеның Сызрань округы Инза районы составында.

1930 елда Базарлы Сызганның крестьяннары «Пятилетка в 4 года» совхозына берләшә, соңыннан ул «Заветы Ильича» колхозына үзгәртелә, Горький исемендәге (соңрак «Дружба») совхозы (үзәге Ждамеркино авылы) бүлекчәсе.

1935 елдан 1956 елга кадәр ― Куйбышев өлкәсенең Базарлы Сызган районы, 1943 елдан Сембер өлкәсе район үзәге.

1938 елда Базарлы Сызган шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1956 елдан 1989 елга кадәр ― Сембер өлкәсенең Инза районында.

1963―1965 елларда ― Инза сәнәгать районында.

1989 елдан ― яңадан оешкан Базарлы Сызган районының үзәге.

2002 елның 10 декабрендә Шишка поселогы һәм Бугры поселогы (хәзерге Бугры урамы) бетерелә, алар Базарлы Сызган эшчеләр бистәсе составына керә.

2005 елдан ― Базарлы Сызган шәһәр җирлегенең административ үзәге.

Халык +ЕлХуҗалыклар саныКеше саныИскәрмә1780170Ревизия буенча исәпләнгән 18591501446Становой фатиры. Православие чиркәве 1. Почта станциясе. Этап йорты. Йон юу йорты.191359342072 чиркәү, 2 мәктәп, пристань, Н. С. Белоусовның постау фабрикасы, 2 кәгазь фабрикасы, 3 урман кисү пункты.19396605

Бистәдә руслар, татарлар, чуашлар яши. Социаль өлкә Бистәдә: 2 мәктәп, үзәк район хастаханәсе, халыкны социаль яклау идарәсе, көнкүреш йорты, Пенсия фонды, мәдәният йорты, автостанция, загс, мәдәни-ял итү үзәге, КФҮ, почта бүлекчәсе, РФ Сбербанкы филиалы, полиция участогы (2011 елда ябылган), китапханә, тимер юл станциясе, район суды (2011 елда ябылган), район архивы, янгын сүндерү бүлеге, Жильцов исемендәге стадион, хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район станциясе, клуб, Звездный сәүдә үзәге, Бочка сәүдә үзәге, Магнит кибете, район авыл хуҗалыгы идарәсе, мировой судьялар, казначылык, 2 балалар бакчасы, 2 радиостанция.

Торак пункт эчендә «Завод-Озёрки» автобус маршруты эшли.

Икътисад

ҖЧҖ «Теплоприбор -Техно» (прибор төзелеше), ҖЧҖ «Теплоприбор-Центр» (прибор төзелеше), ҖЧҖ «Торговый Дом Теплоприбор» (прибор төзелеше) ҖЧҖ «БС Картонно-бумажный комбинат» (целлюлоза-кәгазь җитештерү)

Истәлекле урыннар Димитрий Солунский храмы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл (1974) Җиңүчеләр скверы (2011) Җиңү коралы (2013) В. Д. Авдеев һәйкәле (2009) Фабрикант Щербаков йорты (XIX гасыр ахыры)

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Базарный Сызган // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Официальный сайт МО «Базарносызганский район» ПРОИСХОЖДЕНИЯ НАЗВАНИЯ - БАЗАРНЫЙ СЫЗГАН УЛЬЯНОВСКАЯ ОБЛАСТЬ Әдәбият Ульяновская — Симбирская энциклопедия : в 2 т. / ред. и сост. В. Н. Егоров. — Ульяновск : Симбирская книга, 2000—2004. Создание Симбирского наместничества / Карсунский уезд / 1780 г. М. И. Репьев. «Симбирский край», Париж, 1935 г. Т. Г. Масленицкий «Топографическое описание Симбирского наместничества, 1785 г.». Учебные заведения Ульяновской области. История возникновения / О. М. Репьев, Приволжское книжное изд-во, 1969 г. — 441 с.

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Базарлы Сызган районы торак пунктлары Төркем:Сембер өлкәсе район үзәкләре