Смет Кенесбаев, Смет Кенесбай улы Кенесбаев (, 1907 елның 12 феврале, Казакъстанның хәзерге Төркестан өлкәсе, Сузак районы, Жыныс ата ― 1995 елның 16 гыйнвары, Казакъстан, Алматы) ― совет һәм казакъ галиме-тюрколог, казакъ совет тел белеменә нигез салучыларның берсе, Казакъстан ССР Фәннәр Академиясен оештыручыларның берсеКенесбаев Смет Кенесбаевич-академик Академии наук Каз.ССР. Минкульт РФ. Филология фәннәре докторы (1945), профессор (1945), Казакъстан ССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты директоры (1947―1978), Казакъстан ССР Фәннәр Академиясе академигы (1946), Казакъстан ССР (1946) һәм Каракалпакстан АССР (1977) атказанган фән эшлеклесе, Казакъстан ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле 1907 елның 12 февралендә Казакъстанның хәзерге Төркестан өлкәсе Сузак районы Жыныс ата авылында туган. Кече Йөз казакъларының алшын тайфәсе байулы кабиләсе алтын ыруыннан чыккан. 1931 елда Ленинградта тәмамлаган. Аннары 1946 елга кадәр Казакъ педагогия институтында укыта. Параллель рәвештә 1933―1936 елларда телләр кафедрасы мөдире, 1936―1939 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казакъстан филиалы тел һәм әдәбият секторының өлкән фәнни хезмәткәре була.

1946 елда яңа гына оештырылган вице-президенты итеп сайлана һәм 1951 елга кадәр әлеге вазифаны башкара.

1953 елдан 1961 елга кадәр Казакъстан ССР Фәннәр Академиясе Тел һәм әдәбият институтында эзлекле рәвештә: өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире, институт директоры. 1961 елдан 1978 елга кадәр – директоры. 1985 елдан 1994 елга кадәр ― Казакъстан ССР Фәннәр Академиясенең (СССР таркалганнан соң Казакъстан Республикасы Милли Фәннәр академиясе) президиумында.

1995 елның 16 гыйнварында Алматыда вафат була.

Төп хезмәтләре Казакъ теленең фонетикасы, фонологиясе, лексикографиясе, фразеологиясе, орфографиясе буенча тикшеренүләр.

Төрки телләр проблемалар буенча халыкара, бөтенсоюз һәм республика фәнни конференцияләрендә һәм симпозиумнарында катнашучы.

250 гә якын фәнни басма авторы : Казакъ теленең аңлатмалы сүзлеге (төзүчеләрнең берсе һәм җаваплы мөхәррир). Алма-Ата, 1959; 1961. Казакъ теленең аңлатмалы сүзлеген төзү тәҗрибәсеннән. Алма-Ата, 1960. Хәзерге казакъ теле: лексика, фонетика. Югары уку йортлары өчен дәреслек. Алма-Ата, 1962. Хәзерге казакъ теле: фонетика һәм морфология. Алма-Ата, 1962. (автордаш) Казакъ теленең фразеологик сүзлеге. Алма-Ата, 1977. (автордаш)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Кызыл Йолдыз ордены Халыклар Дуслыгы ордены Казакъстан ССР атказанган фән эшлеклесе (1946) Каракалпакстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1977) Казакъстан ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978)

Искәрмәләр

Әдәбият Кенесбаев Смет Кенесбаевич. Национальная энциклопедия Казахстана. Том 3 из 5 (2005).

Сылтамалар Алтын баба ұрпақтары. Qazaqstan Tarihy порталы

Төркем:Ленинград көнчыгыш педагогика институтын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казакъстан академиклары Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Төрки халыклар белгечләре Төркем:СССР тел галимнәре Төркем:Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казакъстан ССР атказанган фән эшлеклеләре