Джимми Дональдсон (; 1998 елның 7 мае, АКШ, Канзас, Вичита), MrBeast псевдонимы белән танылган, Америка видео блогеры, шоу-бизнес- фигурасы, шул ук исемдәге YouTube каналын ясаучы. Ул YouTube-та кыйммәтле трюклар төшерүгә багышланган видео жанрының пионеры булып санала. 2023 елның гыйнварында аның каналына язылучылар саны 130 млн кешегә җиткән, һәм ул платформада язылучылар саны буенча дүртенче булган.

MrBeast проектыннан тыш, Дональдсон Beast Reacts, MrBeast Gaming, MrBeast 2 (элекке MrBeast Shorts) YouTube-каналларын һәм Beast Philanthropy хәйрия каналын алып бара. Элегрәк ул MrBeast 3 каналын алып барган (башта MrBeast 2), ул хәзер актив түгел. Дональдсон 2020 елның иң югары түләнә торган 10 ютуберының берсе була. MrBeast Burger, Feastables, Team Trees һәм Team Seas компанияләренә нигез салучыларның берсе. Дональдсон 2020, 2021 һәм 2022 елларда Streamy Awards тәкәллефендә өч тапкыр Сreator of the Year бүләген алган; ул шулай ук 2022 елда Kids' Choice Awards'да Favorite Male Creator бүләген алган.

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1998 елда туганнар Төркем:7 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр