Хәсән Канапацкий, Хәсән Аморат улы Канапацкий (, 1879 елның 25 феврале, РИ, Минск – 1953 елның 11 мае, Польша, Куявия-Померания воеводалыгы, Быдгощ) ― татар милләтеннән булган беларус хәрби һәм милли эшлеклесе, полковник, Польша армиясендә беларус хәрби частьләре командиры (1919–1921).
Тәрҗемәи хәле
1879 елның 25 февралендә Минскида мөселман татар гаиләсендә туган. Әтисе ― коллегия асессоры Аморат Конопацкий. Витебск губернасы Полоцк шәһәрендә урнашкан, балаларын һәм яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләүче кадет корпусын, Санкт-Петербургта Константин артиллерия училищесын тәмамлый (1897), 1904-1905 еллардагы Рус-япон сугышында һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1917 елда полковник чинында Көнбатыш фронтның 69нчы артиллерия бригадасы белән командалык итә. Сугыш вакытында газ белән агулана, дәвалана һәм Минскида эвакуация пунктында хезмәт итә (1917 елның май — октябре). Палкоўнік К.. З беларускага вайсковага руху. Наша думка : палітычная, экономічная і літэратурная тыдневая газэта, 29.01. 1921 1918 елның 10 маенда, 69нчы артиллерия бригадасы таркалгач, Мәскәү губерна хәрби эшләр комиссарына акча һәм документларны тапшыра һәм Минскига әйләнеп кайта.
1919 елның 22 октябрендә Польшаның вакытлы дәүләт башлыгы Юзеф Пилсудский декреты белән беларус хәрби частьләре командиры итеп билгеләнә, составына керә. 1920 елның 9 апреленнән отставкада.
1920 елның җәендә поляклар тарафыннан оккупацияләнгән Вильнога күченә. Беларус хәрәкәтендә актив катнаша: Беларус музыкаль-драматик түгәрәгенең старшиналар советы рәисе урынбасары һәм Беларус гражданнар җыелышы (БГҖ) секретаре була. 1924 елның 21 сентябрендә БГҖда бүленеш булганнан соң, ул каршы торып, Польша хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткән Вакытлы Беларус Радасында (1925 елның апреленә кадәр) рәис урынбасары була. Бу вакытта язучы-драматург , Арсений Павлюкевич, Макар Костевич (Кравцов) белән якыная. «Беларуская хатка» иҗтимагый берләшмәсе составына керә.
1926 елның 26-28 июнендә, «Прасвета» җәмгыяте вәкиле буларак, Вакытлы Беларус Радасы тарафыннан чакырылган Көнбатыш Беларусия съездында катнаша.
1927 елның 21 ноябреннән 1928 елның 2 апреленә кадәр Вильнюста нәшер ителүче «Беларускі радны» журналы редакциясен җитәкли.
1937 елдан Земство банкы бухгалтериясендә эшли.
1941―1943 елларда, немец оккупациясе вакытында, Вильнюс беларус гимназиясенең ата-аналар комитеты рәисе була, беларус телендә латин хәрефләре белән нәшер ителгән атналык газетасында фельетоннар яза.
1946 елның июнендә гаиләсе белән Польшага, Быдгощ шәһәренә күченә. 1953 елның 11 маенда шунда вафат була.
Гаиләсе Хатыны Елена Ильясевич (1888 елның 25 маенда Вильнюста туган, ятим калып, Каунас тирәсендәге Теодорово утарында әбисе гаиләсендә тәрбияләнгән), гаилә риваяте буенча, ерак бабалары король Ягайло белән татар дәүләтләре арасында тәрҗемәче булып хезмәт иткәннәр. Кызы Тамара (1913 елда Калугада туган). Улы Мацей (1926 елда Вильнюста туган, Варшава университетын тәмамлаган журналист, әдәбият белгече).
Искәрмәләр
Сылтамалар Палкоўнік Гасан Канапацкі — камандуючы беларускім войскам
Библиография Helena Głogowska. Hassan Konopacki — tatarski dowódca białoruskiego wojska. «Białoruskie Zeszyty Historyczne». 1, s. 162—168, 1994. Białystok: Białoruskie Towarzystwo Historyczne. ISSN 1232-7468. Энцыклапедыя гісторыi Беларусi. Т.4. — Мн.: БелЭн, 1997. — С.82.
Төркем:Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:Константин артиллерия училищесын тәмамлаучылар Төркем:Липка татарлары