Silencer — депрессив-суицидаль блэк-метал стилендә уйнаган Швеция музыкаль төркемеSil, Janet (2013). Ishmael, Amelia; Price, Zareen; Stephanou, Aspasia; Woodward, Ben, eds. “Open a Vein: Suicidal Black Metal and Enlightenment”. Helvete: A Journal of Black Metal Theory. Brooklyn: Punctum Books (1): 5—19. ISBN 9780615758282. ISSN 2326-683X.Patterson, Dayal. Black Metal: Evolution of the Cult. — Port Townsend : Feral House, 2013. — P. 351. — ISBN 9781936239757.. Проект Nattramn һәм Leere псевдонимнары астында билгеле булган ике музыкант тырышлыгы белән булдырылган. Төркем әгъзалары беркайчан да тере чыгыш ясамаганнар, сайтны хупламаганнар һәм бер тапкыр гына интервью биргәннәр. Шуңа күрә төркемнең биографиясе бик аз һәм төрле фаразлар һәм имеш-мимешләр белән тулы. Чынлыкта коллектив тарихы 1995 елда башланган, әмма Death — Pierce Me композициясеннән торган беренче демоязма 1998 елда гына чыгарылган. Төркемнең бердәнбер альбомы Death — Pierce Me 2001 елда чыккан. Альбом яздырылганнан соң проектта катнашучылар аралашуны туктаганнар, бу коллективның таркалуына китергән.

Төркем составы

Төп составы

Nattramn (вокал) Leere (гитарлар, клавишалылар)

Сессион музыкантлар

Юнас Маттссон (демоязмада сугулылар) Стив Вольц (альбомда сугулылар)

Дискография

Студия альбомнары 2001 — Death — Pierce Me (Prophecy Productions)

Демо 1998 — Death — Pierce Me

Моны да карагыз

Депрессив-суицидаль блэк-метал Nattramn Lifelover Psychonaut 4 Shining

Искәрмәләр

Төркем:Швеция блэк-метал-төркемнәре