1-нче танк армиясе () – Икенче бөтендөнья сугышында Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.

Тарих 1-нче танк армиясе 1940 елның 16 ноябрендә оештырылган.

1941 елның 22 июненә хәл Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4-нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1-нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6-нче (ком. Фридрих Паулюс), 11-нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17-нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4-нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы.

2 июльдә 1-нче танк төркеме Острог районында Горынь елгасы аша чыкты һәм һөжүмне дәвам итте.

3 июльдә 1-нче танк төркеме Крупец районына чыкты, Острогтан 20 км көнчыгышрак.

5 июльдә 1-нче танк төркеме Новоград-Волынский, Шепетовка чигәннән көнбатышрак һөжүмне дәвам итте.

Киев операциясе 8 июльдә 1-нче танк төркеме Бердичевны басып алды

30 июльне 1-нче танк төркеме Шпола аша көньякка һөжүмгә күчтә.

31 июльне 1-нче танк төркеме Шполаны басып алды.

3 августны 1-нче танк төркеме Первомайскны басып алды һәм 17-нче укчы корпусның каршы һөжүмен юк иттә.

8 августны 1-нче танк төркеме Кривой Рогка һәм Кременчуг районына чыкты.

Тирасполь-Мелитополь саклану операциясе 14 августны 1-нче танк төркеменең 14-нче мотокорпусы Кривой Рогны басып алды.

Донбасс операциясе (1941) 29 сентябрьне. Көньяк фронт гаскәрләренең Көньяк-көнбатыш фронт сул канаты гаскәрләре булышлыгы белән Донбасс саклану операциясе (29 сентябрь — 4 ноябрь) башлана (картаны карагыз— Донбасская оборонительная операция (29 сентября — 4 ноября 1941 г.)).

29 сентябрьне 1-нче танк төркеме Днепропетровск районыннан көньяк-көнчыгыш юнәлешкә һөжүмгә күчә һәм Иван Галанинның 12-нче армиясының уң флангын саклауны өзә.

20 октябрь. Алман 1-нче танк армиясе Сталино шәһәрен басып алды.

Командирлар Армиянең сәргаскәре Эвальд фон Клейст Эберхард фон Макензен Готхард Хейнрици

Әдәбият Меллентин Ф. В. Танковые сражения 1939–1945 гг. Боевое применение танков во второй мировой войне. Пер. с нем. М., 1957 François de Lannoy & Josef Charita — Panzertruppen: German armored troops 1935–1945 Samuel W. Mitcham Jr — The Panzer Legions: A guide to the German Army Tank Divisions of WWII and Their Commanders

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Вермахт Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы