Александр Прядко, Александр Александр улы Прядко (, 1964 елның 28 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коркино районы, Коркино) ― эчке эшләр хезмәткәре, полиция генерал-лейтенанты (2024 елдан), 2023 елның 6 мартыннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе. Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы (2019―2022), Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары (2018―2019).
Тәрҗемәи хәле 1964 елның 28 мартында Чиләбе өлкәсенең Коркино районы үзәге Коркино шәһәрендә эшче гаиләдә туган, әтисе – слесарь, әнисе – нормировщица булып эшләгән.Что известно об Александре Прядко, который вероятно возглавит МВД по Башкирии. Медиакорсеть, 17.01.2023 Ростов өлкәсендә урта мәктәп һәм төзелеш техникумын тәмамлаган һәм шунда ук армия сафларына алынган, аннан соң укуын РФ Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбендә дәвам итә. 1994 елдан эчке эшләр органнарында хезмәт итә башлаган – карьерасын Новочеркасск полициясендә башлый, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные вазифасында эшли. Артем Супонькин. Прядко Александр в полиции: что известно о новом главе МВД Башкирии. ufa1.ru, 9.03.2023
1997 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбен (1998 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ростов юридик институты, ) тәмамлаган. Җинаятьләрне тикшерү бүлеге оперуполномоченныеннан алып оператив подразделениеләрдә җитәкче вазифаларга күтәрелгән.
Хезмәт юлы 2011 елның июненнән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсенең полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) вазифасында.
2018 елның 2 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә. Александр Хинштейн: Пост замначальника самарского ГУ МВД займет полицейский из Волгограда. KP.RU, 5.10.2018
2019 елның 25 декабреннән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча идарәсе башлыгы вазифасында. Прядко Александр Александрович - Начальник УМВД по Архангельской области - Биография
2023 елның 6 мартыннан ― Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе. Силовой прием. Новый башкирский полицейский приехал в Уфу из Архангельска. ВКонтакте, 12.03.2023
Берничә тапкыр Төньяк Кавказ федераль округы территориясенә махсус командировкага барган. Генерал Чечняда үзен яхшы яктан күрсәтә алган. Анастасия Андреева. Главой МВД Башкирии назначен генерал-майор полиции Александр Прядко. РБК, 09.03.2023
Махсус дәрәҗәләре 2019 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты указы белән «полиция генерал-майоры» махсус дәрәҗәсе бирелә. 2024 елның 6 ноябрендә РФ Президенты Указы белән «полиция генерал-лейтенанты» махсус дәрәҗәсе бирелә Указ Президента Российской Федерации от 06.11.2024 № 949. Официальное опубликование правовых актов. Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Җәмәгать тәртибен саклаудагы хезмәте өчен» медале, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, өч дәрәҗә «Хезмәттә фидакарьлек өчен» медале, «Хәрби берлек өчен», 3нче дәрәҗә «Идарә итү эшчәнлегендә казанышлары өчен» медале, бүләк итеп бирелгән «Макаров пистолеты», Россия Эчке эшләр министрлыгының «И. Д. Путилин» медале һәм башкалар.
Гаиләсе Өйләнгән, ике баласы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар МВД по Башкирии возглавил Александр Прядко. ИА «Башинформ», 10.03.2023 Александр Прядко возглавил МВД по Башкортостану. Глава Республики Башкортостан, 10.03.2022
Моны да карагыз Артем Хохорин
Төркем:Полиция генерал-лейтенантлары (РФ) Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Ростов юридик институтын тәмамлаучылар