Марат Сираев, Марат Әшрәп улы Сираев (1936 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки ― 2023 елның 26 феврале, РФ, ТР, Казан) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (1994-2000), Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе (1990-1994), Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1983-1988), РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1982). Умер экс-министр сельского хозяйства ТАССР Марат Сираев. KazanFirst, 27.02.2023

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 1 маенда Татарстан АССР Әлки районы Урта Әлки авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе 22 ел МТСта «Коммунар» комбайнында эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5нче класстан 6 километрдагы күрше авыл урта мәктәбенә йөреп укый. 1955-1956 елда армиядә хезмәт итә: Сарытау кече командирлар авиация мәктәбендә радист-механик белгечлеге ала. 13 айдан соң, Хрущевның армияне кыскарту сәясәте буенча, карт әти-әнисе өчен бердәнбер туендыручы буларак, вакытыннан алда демобилизацияләнә.

Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, ел ярым укыгач, агрономия факультетына читтән торып укуга күчеп, авылына кайта.

Хезмәт юлы 1956-1958 елларда ― Әлки районында МТС, 1958-1960 елларда ― «Динамо» колхозы учетчигы. 1960-1961 елларда ― район башкарма комитеты бүлек мөдире, 1961-1962 елларда райком пропагандисты. 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1962-1963 елларда «Энергетик» совхозында агроном булып эшли, аннары ТАССР Куйбышев районы «Пичкасский» совхозы парткомы секретаре итеп сайлана.Евгений Ухов. От тракториста до министра. Республика Татарстан, 26.04.2016 КПССның Әлки район комитетында инструктор, гомуми бүлек мөдире була. 1965-1968 елларда ― Алексеевский районы «Разумовский» совхозы директоры (совхоз үзәге Зур Тигәнәле). Зур Тигәнәлегә – 350 ел! «Заря», 11.11.2011 1971 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач, партиянең Алексеевск район комитетының икенче секретаре булып эшли. 1971-1976 елларда ― Апас районы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара. 1976 елдан 1983 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының (У. Ш. Җиһаншин) беренче урынбасары. 1979-1983 елларда ― республика «Сельхозхимия» берләшмәсенең җитәкчесе булып тора. 1983 елдан 1988 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры. 1988-1990 елларда ― Татарстан АССР статистика идарәсе җитәкчесе. 1990-1994 елларда ― Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе. 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Марат Сираев вафат. Татар-информ, 27.02.2023 2000-2008 елларда – «Казан кремле» музей-тыюлыгы директорының беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете фондының генераль директоры.

Җәмәгать эшчәнлеге 1983-1990 ― ТАССР Югары Советы депутаты 1990-1992 ― ТССР Югары Советы депутаты 1992-1994 ― ТР Югары Советы депутаты

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хөрмәт Билгесе ордены медальләр 1982 ― РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Гаиләсе Хатыны, улы, кызы.

«За голосами в Кандагар» (К., 2000) китабы авторы. СИРАЕВ МАРАТ АШРАПОВИЧ. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Сылтамалар Скончался бывший Председатель ЦИК РТ Марат Сираев. ГТРК «Татарстан», 26.02.2023 Сираев Марат Ашрапович – биография. VIPERSON, 17.04.2022 СИРАЕВ МАРАТ АШРАПОВИЧ. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан

Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре