Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) белән бутамагыз Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) белән бутамагыз

Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) () ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Габделкоддус (Николай) Ашарин (1962 елгы, Омск өлкәсе Называевск шәһәрендә туган). Ашарин Николай Иванович (ИНН 661303540636)

Тарих 2012 елда җитәкчесе мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин булган Урал мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Урал мөфтияте) Екатеринбургның «Изге кәлимәт» җирле мөселман дини оешмасы имам-хатыйбы (2010 елның 21 маеннан) ММРО "Изге Калимат (Доброе Слово)" Екатеринбург (ИНН 6671322127) Габделкоддус (Николай) Ашарин башлангычы белән берничә җирле дини оешма аерылып чыккан һәм өч дини оешманы берләштергән мөстәкыйль мөфтият – Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) төзергә ният иткән. Николай Иванович стал муфтием. IslamNews, 23.04.2013

2013 елның 17 апрелендә Үзәк мөфтият Россия юстиция министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә рәсми теркәлү узган. Централизованная Религиозная Организация "Духовное Управление Мусульман Свердловской области (Центральный Муфтият)" Екатеринбург (ИНН 6658994835) 2013 елдан мөселманнарның җирле оешмалары Үзәк мөфтияткә караучы Свердловск өлкәсенең 5 торак пунктында (Пышма, Югары Саллы, Тәүде, Екатеринбург, Большие Брусяны) гыйбадәт йортлары ачылган. Уральский муфтий решает проблемы «шаг за шагом». IslamNews, 22.05.2014

2013 елда Үзәк мөфтият югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең сәясәтенә рухи ориентлашачагын билгеләп үтсә, 2015 елда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә (рәисе — мөфти Равил Гайнетдин) кушылырга ниятләвен әйтә. Новый ДУМ для противовеса салафитам // «IslamNews», 28.05.2013 Нәтиҗәдә, 2016 елда Ашарин җитәкләгән Үзәк мөфтият Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составына кергән.Ашарин Абдуль-Куддусс // Духовное собрание мусульман России, 26.05.2017

Урнашуы Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) һәм «Изге кәлимәт» гыйбадәт йорты Екатеринбургның Октябрь районы Бажов урамында урнашкан ике катлы административ бинаның (219 В йорт, Литер Д, Д1) икенче катын били. Изге-Калимат, молельный дом. 2ГИС Изге Калимат (Доброе Слово), ММРО

Екатеринбургта Җәмигъ мәчете һәм мөселман үзәге төзелешенә әзерлек барышы өлкә вице-губернаторы Олег Чемезовның контролендә тора.Екатеринбургта Җәмигъ мәчете һәм мөселман үзәге төзелешенә әзерлек турында сөйләштеләр. Татар-информ, 1.01.2023

2022 елның декабрендә Түбән Тагил шәһәрендә Үзәк мөфтияткә караучы «Әманәт» җирле дини оешмасы төзелгән (җитәкче Рәис Закир улы Фәррахов). В Нижнем Тагиле появилась новая мусульманская община. IslamNews, 212.2022

Мөфти урынбасарлары ― «Изге кәлимәт» гыйбадәт йорты имамнары Ибраһим Якубов, Мамаюсуф Сандалов. Мечеть стала местом практического занятия студентов Уральского федерального университета. IslamNews, 25.12.2022

Мөфтиятнең бүләге «Көмеш ярымай» медале ()

Искәрмәләр

Сылтамалар Абдуль-Куддусс Ашарин. ВКонтакте «Изге кәлимәт» гыйбадәт йортында намаз. YouTube видео, 9:19

Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Свердловск өлкәсендә ислам Төркем:2013 елда нигезләнгән дини оешмалар