Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз
Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) () ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (җитәкче – югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (имам-ахун) ― Рәдифулла Рафаил улы Гыйндуллин.Региональное духовное управление мусульман свердловской области, Екатеринбург
Тарих Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте () 1994 елның язында Свердловск өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе базасында оештырыла. Мөхтәсибәт идарәсе 1991 елның 15 гыйнварында Россиянең һәм Себернең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте пленумы карары белән төзелгән булган. Екатеринбургның Чкалов районы Химмаш бистәсендә мөселман җәмгыяте 1994 елда оеша. Имам итеп Илһам Сафиуллин билгеләнә.
Диния нәзарәте 22 җирле мөселман дини оешмасын берләштерә (2022 ел башына). Күпчелек җәмгыятьләр Свердловск өлкәсенең үзәк һәм төньяк өлешләрендә урнашкан. Үзәк аппарат «Рамазан мәчетендә урнашкан (Екатеринбург шәһәре, Димитров ур., 15).
Диния нәзарәте башлангыч дини белем бирү һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Кайбер мәчетләрдә балаларга һәм өлкәннәргә ислам һәм гарәп теле нигезләрен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре эшли.
Урал дәүләт тау университеты белән берлектә «Ислам теологиясе» юнәлеше буенча студентлар укытыла, алар университетны тәмамлаганнан соң, мәктәпләрдә, мөселман җәмгыятьләрендә яки муниципаль хакимият органнарында эшли ала.
Диния нәзарәте имамнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган семинарларда үз һөнәри квалификацияләрен камилләштерә, кайберләре Уфа һәм Казан ислам университетларында укый.
Мәчет
Диния нәзарәтенең үзәк мәчете ― Екатеринбургның Химмаш бистәсендә 2013 елда ачылган «Рамазан» мәчете. 1999 елдан хәзерге вакытка кадәр имам-хатыйб – Фәтхелкадыйр Насретдин улы Хәсәнов. Әлеге мәчет аның тырышлыгы белән төзелгән.
Диния нәзарәтенә караучы җәмгыятьләр Екатеринбургның Әбү-Хәнифә исемендәге мәчет мәхәлләсе Екатеринбургның Химмаш бистәсе «Рамазан» мәчете мәхәлләсе Красноуральск шәһәре гыйбадәт йорты мәхәлләсе Түбән Тагил шәһәре мөселман үзәге мәхәлләсе Алапаевск шәһәре «Сәфәр» мәчете мәхәлләсе Полевской шәһәр округы Зюзельский штб мәчете мәхәлләсе Кошва шәһәре мәчете мәхәлләсе Каменск-Уральский шәһәренең «Рамадан» мәчете мәхәлләсе Краснотурьинск шәһәр округы Воронцовка штб мәчете мәхәлләсе Североуральск шәһәре мәчете мәхәлләсе Краснотурьинск шәһәре мәчете мәхәлләсе Түбән Түре шәһәре гыйбадәт йорты мәхәлләсе Тәүде шәһәре мәчете мәхәлләсе Әрәмәле шәһәренең «Әс-Сәләм» мәчете «Изге ил» мәхәлләсе В г.Арамиль Свердловской области открылась мечеть Яңа Ләлә шәһәренең «Нур» мәчет мәхәлләсе Кызылъяр округы Яңа Богалыш авылы мәчете мәхәлләсе Кировград шәһәре «Ислам нуры» гыйбадәт бүлмәсе мәхәлләсе Екатеринбурның Тимер юл районы «Нур» мәхәлләсе Серов шәһәренең Әхмәд Ясәви исемендәге мәчет мәхәлләсе Реж шәһәренең «Нур» мәхәлләсе
Искәрмәләр
Сылтамалар
Первая настоящая мечеть столицы Урала. ЦДУМ России
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Свердловск өлкәсендә ислам Төркем:1994 елда нигезләнгән дини оешмалар