Әби, ач! <center>Уенчылар саны 5тән күбрәк <center>Уйнау урыны өй алды, урам <center>Физик активлык уртача Әби, ач! — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе Балалар бер «карак» сайлап куялар. Калганнары бер рәткә тезелеп басалар. Алда торган бала «әби» була. Аның янына «карак» килә:
— Әби, ач! Бер балаңны миңа бир! — Алыр булсаң, үзең ач! — Алырмын, алырмын, Ак сандыкка салырмын. — Ала алмассың, ала алмассың, Ак сандыкка сала алмассың.
Шул урында «әби» белән «карак» арасында ызгыш китә. Карак бер баланы «йолкып алып» китә. Уен шул рәвешле карак балаларны алып бетергәнче дәвам итә.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Драма уеннары Төркем:Татар уеннары