Камил Тукаев, Камил Ирек улы Тукаев (1961 елның 11 гыйнвары, СССР, РСФСР, Красноярск) – театр һәм кино актеры, Воронеж Камера театры артисты. Камиль Тукаев. Воронежский Камерный Театр Россия Федерациясенең халык артисты (2022)., «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты (2019).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 11 гыйнварында Красноярскида туган. Әнисе Татарстанның хәзерге Менделеевск районы Камай авылыннан. Айрат Нигматуллин. Лучший театральный актер России – 2019: «Упрямый татарин» – мой мем». Бизнес-Онлайн, 29.08.2019
1979 елда Иркутск театр училищесына режиссер Михаил Богин курсына укырга керә. Аны тәмамлагач, Иркутск яшь тамашачылар театрында эшли башлый. 1987 елда ул Воронежга күченә, Воронеж театрында, аннары Камера театрында эшли башлый.
2003 елда Алексей Мурадовның «Правда о щелпах » картинасында дебют ясый. 2003 елның июнендә Сочидагы Россия Ачык кинофестивалендә («Кинотавр») «Иң яхшы ир-ат роле өчен» призына лаек була, аны «Правда о щелпах» картинасында уйнаган тагын ике актер – Леонид Окунев һәм Алексей Шлямин белән бүлешә.
2004 елда «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеменә лаек була. 2005 елда «Солдатский декамерон» фильмында подполковник Лукин ролендә төшә.
2006 елдан Мәскәүдә яши. «Рощин һәм Казанцевнң драматургия һәм режиссура үзәге» белән хезмәттәшлек итә.
2019 елда режиссер Михаил Бычков Воронеж камера театрында куйган «Антигона» спектаклендәге Креон роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» театраль премиясенә лаек була.
Татарстанда 2017 елда IV театраль «Свияжск АРТель» «Свияжск АРТель»: форпост актуального театра в Росси. Бизнес-Онлайн, 25.07.2017, 2019 елда «Буинская Талия» Буинская драма: в «Талии» не жмет. Бизнес-Онлайн, 27.08.2019 лабораторияләре эшендә катнашкан. 2022 елда Әлмәт театрында К. Тукаев куйган «Җил артыннан» спектакле (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе) XIX Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивалендә (Түбән Тагил) Гран-при алган ВОЗДУШНЫЙ ЗМЕЙ НА НАТЯНУТОЙ ВЕРЕВКЕ. Петербургский театральный журнал (Официальный сайт).
Иҗаты Фильмография 2003 — Правда о щелпах — Сперанский 2005 — Солдатский декамерон — подполковник Лукин 2007 — Красный жемчуг любви 2007 — Судебная колонка (телесериал) — Игорь 2008 — Встречная полоса (телесериал) — Мордин 2008 — Дважды в одну реку — Игорь 2008 — Фотограф (телесериал) 2009 — Чудо — Валериан Григорьевич 2010 — Москва-рай 2010 — Достоевский (телесериал) 2011 — Бежать (телесериал) 2012 — Инспектор Купер (телесериал)— Михалёв 2014 — Переводчик (телесериал) — Семён 2020 —Доктор Лиза (фильм)— Антипов 2021 — Чиновница (телесериал) — Богданов
Гаиләсе
Хатыны Нина Прошунина, рәссам. ; Улы Клим Тукаев (1998), кинорежиссер.
Искәрмәләр
Сылтамалар Тукай в Воронеже
Взятка оптимизмом Артисты Камерного театра г. Воронеж
Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары