Борынгы төрки әдәби тел яки Орхон-Енисей теле (бор.төрки ‏𐱅𐰇𐰼𐰜⁚𐰌𐰃𐱅𐰏‎ — түрүк битиг) - борынгы төрки руналар һәйкәләрендә сакланган борынгы төрки халкы теле.

Язу теле буларак борынгы төрки сөйләм теленең алга үсеше булган, борынгы төрки әлифбасы кулланылган. 1893 елның 25 ноябрендә Дания тел белгече Вилһелм Томсен борынгы төрки руналарын укып төшенгән, шуның өчен TÜRKSOY Төрки мәдәният халыкара оешмасы Төрки язулар торгызу халыкара көне бу датада бәйрәм итә. 1894 елда Россия төрки телләр белгече В.В. Радлов төрки руналарны укый алган.

Борынгы төрки язу һәйкәлләре Орхон елгасы буйларында (Икенче Төрки каһанлык) һәм Енисей үрге агымында (Кыргыз каһанлыгы) табылганга күрә фәнни әдәбиятта Орхон-Енисей теле дип атала.

Татарлар беренче тапкыр тарихта нәкъ борынгы төрки әлифбада язылган Көлтигенгә багышланган таш баганада телгә алына, әлеге стела Орхон елгасы буенда 732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтиген хакына төзелгән, анда төрки руник язуда 500 елларда барган вакыйгалар турында сүз бара һәм татарлар көчле, куәтле "отуз татар" 𐱇𐰕:𐱃𐱃𐰺 дигән берләшмәсе буларак тасвирланган: "Кояш чыгу ягыннан Бөк даласы халкы, табгачлар, тибетчылар, аварлар, Рим, кыргызлар, өч-курыканнар, отуз татарлар, кытай халкы килгәннәр..."

Язу һәйкәлләре Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе) Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы) Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия) Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия) Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия) Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан) Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Борынгы төрки язу һәйкәлләре күбесенчә Россиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Кытайда, Монголиядә табылган, нәкъ бу җирләр Төрки каһанлыкларга туры килә. Борынгы төрки руник әлифба

+ Борынгы төрки әлифба Орхон руннары Енисей руннары Әйтелеше Кирилча хәреф Латинча хәреф Бердәм Төрки руннары 𐰀 𐰁 а / ә а / ә a /ä 𐰀 𐰂 ә ә ä 𐰂 𐰃 и / ы / е ы / е ı / e 𐰃 𐰄 и и i 𐰄 𐰅 е / э э / е e 𐰅 𐰆 𐰆 о / у о / у o / u 𐰆 𐰇 𐰈 ө / ү ө / ү ö / ü 𐰇 𐰉 𐰊 аб б (каты сузыклар белән) b 𐰉𐰋 𐰌 әб б (нечкә сузыклар белән) b 𐰋 𐰑 𐰒 ад д (каты сузыклар белән) d 𐰑 𐰓 𐰓 әд д (нечкә сузыклар белән) d 𐰓 𐰍 𐰎 агъ г, гъ (каты сузыклар белән) ğ 𐰍 𐰏 𐰐 әг г (нечкә сузыклар белән) g 𐰏 𐰲 𐰳 эч ч ç 𐰲 𐰱 ич ч (нечкә сузыклар белән) ç 𐰱 𐰖 𐰗 ай й / җ / ж (каты сузыклар белән) y / c / j 𐰖 𐰘 𐰙 әй й / җ / ж (нечкә сузыклар белән) y / c / j 𐰘 𐰣 𐰣 ан н (каты сузыклар белән) n 𐰣𐰤 𐰥 ән н (нечкә сузыклар белән) n 𐰤 𐰺 𐰻 ар р (каты сузыклар белән) r 𐰺 𐰼 𐰼 әр р (нечкә сузыклар белән) r 𐰼 𐰽 𐰽 ас с (каты сузыклар белән) s 𐰽 𐰾 𐰾 әс с (нечкә сузыклар белән) s 𐰾 𐱃 𐱄 ат т (каты сузыклар белән) t 𐱃 𐱅 𐱆 әт т (нечкә сузыклар белән) t 𐱅 𐰞 𐰟 ал л (каты сузыклар белән) l 𐰞 𐰠 𐰠 әл л (нечкә сузыклар белән) l 𐰠 𐰴 𐰵 акъ къ (каты сузыклар белән)q 𐰴 𐰚 𐰛 әк к (нечкә сузыклар белән) k 𐰚 𐰿 𐱀 аш аш, ша aş 𐰿 𐱁 𐱂 эш ш ş 𐱁 𐰢 𐰢 эм мm 𐰢 𐰭 𐰬 аңң (каты сузыклар белән) ñ 𐰭 𐰮 әңң (нечкә сузыклар белән) ñ 𐰮𐰯 𐰯 эпп p𐰯𐰔 𐰕эз з z 𐰕𐰪𐰫 энь нь, ни en, ni 𐰪𐰸 𐰹ок, ук ок, ук, ку, ко oq, uq, qu, qo𐰸𐰜𐰝 өк, үк өк, үк, кө, күök, ük, kö, kü 𐰝𐰶 𐰷 ык, кыык, кы, къ ıq, qı, q𐰶𐰨 𐰩 энч нч, нш nç, nş𐰩𐰦 𐰧ант нт, нд nt, nd𐰦𐰡𐰡 элт лт, лдlt, ld𐰡𐱈 𐱈 артрт, рдrt, rd𐱈𐱇 𐱇от, утот, ут, то, туot, ut, to, tu𐱇 𐰗ай, яйай, йайay, yay𐰗 𐰙әй, йәйәй, йәйäy, yäy𐰙

Кагыйдәләре Гадәттә аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла. Беренче иҗектә а, э - 𐰁, 𐰀, 𐰂 сузыклары язылмый, ы, и, о, у, ө, ү - 𐰆, 𐰇, 𐰈, 𐰃, 𐰅 сузыклары языла. Соңгы иҗектән бүтән икенче һәм киләсе иҗектә сузыклар язылмый. Соңгы ачык иҗектә сузык языла. Мисал

+ Чагыштыру "Туган тел" Габдулла Тукай 𐱃𐰆𐰍𐰣:𐱅𐰠𐰍𐰉𐰑𐰞𐰞𐰁:𐱃𐰸𐰗 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. 𐰃:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰃:𐰢𐱇𐰺:𐱅𐰃𐰞 𐱅𐰚𐰢:𐰤𐰚𐰢𐰤𐰭:𐱅𐰃𐰠𐰃 𐰓𐰇𐰪𐰖𐰑𐰀:𐰜𐰯:𐰤𐰼𐰾𐰀:𐰋𐰃𐰡𐰢 𐰾𐰃𐰤:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰺𐰶𐰞𐰃 Шрифтлар

Юникодта 5,2 юрамасыннан башлап, U+10C00—U+10C4F код өлкәсе кертелә.

{| border="1" cellspacing="0" cellpadding="5" class="wikitable nounderlines" style="border-collapse:collapse;background:#FFFFFF;font-size:large;text-align:center;" | colspan="17" style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | Борынгы төрки әлифба Юникодта |- style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | style="width:45pt" | || style="width:20pt" | 0 || style="width:20pt" | 1 || style="width:20pt" | 2 || style="width:20pt" | 3 || style="width:20pt" | 4 || style="width:20pt" | 5 || style="width:20pt" | 6 || style="width:20pt" | 7 || style="width:20pt" | 8 || style="width:20pt" | 9 || style="width:20pt" | A || style="width:20pt" | B || style="width:20pt" | C || style="width:20pt" | D || style="width:20pt" | E || style="width:20pt" | F |- | style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | U+10C0x | title="U+10C00: OLD TURKIC LETTER ORKHON A" | 𐰀 | title="U+10C01: OLD TURKIC LETTER YENISEI A" | 𐰁 | title="U+10C02: OLD TURKIC LETTER YENISEI AE" | 𐰂 | title="U+10C03: OLD TURKIC LETTER ORKHON I" | 𐰃 | title="U+10C04: OLD TURKIC LETTER YENISEI I" | 𐰄 | title="U+10C05: OLD TURKIC LETTER YENISEI E" | 𐰅 | title="U+10C06: OLD TURKIC LETTER ORKHON O" | 𐰆 | title="U+10C07: OLD TURKIC LETTER ORKHON OE" | 𐰇 | title="U+10C08: OLD TURKIC LETTER YENISEI OE" | 𐰈 | title="U+10C09: OLD TURKIC LETTER ORKHON AB" | 𐰉 | title="U+10C0A: OLD TURKIC LETTER YENISEI AB" | 𐰊 | title="U+10C0B: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEB" | 𐰋 | title="U+10C0C: OLD TURKIC LETTER YENISEI AEB" | 𐰌 | title="U+10C0D: OLD TURKIC LETTER ORKHON AG" | 𐰍 | title="U+10C0E: OLD TURKIC LETTER YENISEI AG" | 𐰎 | title="U+10C0F: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEG" | 𐰏 |- | style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | U+10C1x | title="U+10C10: OLD TURKIC LETTER YENISEI AEG" | 𐰐 | title="U+10C11: OLD TURKIC LETTER ORKHON AD" | 𐰑 | title="U+10C12: OLD TURKIC LETTER YENISEI AD" | 𐰒 | title="U+10C13: OLD TURKIC LETTER ORKHON AED" | 𐰓 | title="U+10C14: OLD TURKIC LETTER ORKHON EZ" | 𐰔 | title="U+10C15: OLD TURKIC LETTER YENISEI EZ" | 𐰕 | title="U+10C16: OLD TURKIC LETTER ORKHON AY" | 𐰖 | title="U+10C17: OLD TURKIC LETTER YENISEI AY" | 𐰗 | title="U+10C18: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEY" | 𐰘 | title="U+10C19: OLD TURKIC LETTER YENISEI AEY" | 𐰙 | title="U+10C1A: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEK" | 𐰚 | title="U+10C1B: OLD TURKIC LETTER YENISEI AEK" | 𐰛 | title="U+10C1C: OLD TURKIC LETTER ORKHON OEK" | 𐰜 | title="U+10C1D: OLD TURKIC LETTER YENISEI OEK" | 𐰝 | title="U+10C1E: OLD TURKIC LETTER ORKHON AL" | 𐰞 | title="U+10C1F: OLD TURKIC LETTER YENISEI AL" | 𐰟 |- | style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | U+10C2x | title="U+10C20: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEL" | 𐰠 | title="U+10C21: OLD TURKIC LETTER ORKHON ELT" | 𐰡 | title="U+10C22: OLD TURKIC LETTER ORKHON EM" | 𐰢 | title="U+10C23: OLD TURKIC LETTER ORKHON AN" | 𐰣 | title="U+10C24: OLD TURKIC LETTER ORKHON AEN" | 𐰤 | title="U+10C25: OLD TURKIC LETTER YENISEI AEN" | 𐰥 | title="U+10C26: OLD TURKIC LETTER ORKHON ENT" | 𐰦 | title="U+10C27: OLD TURKIC LETTER YENISEI ENT" | 𐰧 | title="U+10C28: OLD TURKIC LETTER ORKHON ENC" | 𐰨 | title="U+10C29: OLD TURKIC LETTER YENISEI ENC" | 𐰩 | title="U+10C2A: OLD TURKIC LETTER ORKHON ENY" | 𐰪 | title="U+10C2B: OLD TURKIC LETTER YENISEI ENY" | 𐰫 | title="U+10C2C: OLD TURKIC LETTER YENISEI ANG" | 𐰬 | title="U+10C2D: OLD TURKIC LETTER ORKHON ENG" | 𐰭 | title="U+10C2E: OLD TURKIC LETTER YENISEI AENG" | 𐰮 | title="U+10C2F: OLD TURKIC LETTER ORKHON EP" | 𐰯 |- | style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | U+10C3x | title="U+10C30: OLD TURKIC LETTER ORKHON OP" | 𐰰 | title="U+10C31: OLD TURKIC LETTER ORKHON IC" | 𐰱 | title="U+10C32: OLD TURKIC LETTER ORKHON EC" | 𐰲 | title="U+10C33: OLD TURKIC LETTER YENISEI EC" | 𐰳 | title="U+10C34: OLD TURKIC LETTER ORKHON AQ" | 𐰴 | title="U+10C35: OLD TURKIC LETTER YENISEI AQ" | 𐰵 | title="U+10C36: OLD TURKIC LETTER ORKHON IQ" | 𐰶 | title="U+10C37: OLD TURKIC LETTER YENISEI IQ" | 𐰷 | title="U+10C38: OLD TURKIC LETTER ORKHON OQ" | 𐰸 | title="U+10C39: OLD TURKIC LETTER YENISEI OQ" | 𐰹 | title="U+10C3A: OLD TURKIC LETTER ORKHON AR" | 𐰺 | title="U+10C3B: OLD TURKIC LETTER YENISEI AR" | 𐰻 | title="U+10C3C: OLD TURKIC LETTER ORKHON AER" | 𐰼 | title="U+10C3D: OLD TURKIC LETTER ORKHON AS" | 𐰽 | title="U+10C3E: OLD TURKIC LETTER ORKHON AES" | 𐰾 | title="U+10C3F: OLD TURKIC LETTER ORKHON ASH" | 𐰿 |- | style="background:#F8F8F8;font-size:small;" | U+10C4x | title="U+10C40: OLD TURKIC LETTER YENISEI ASH" | 𐱀 | title="U+10C41: OLD TURKIC LETTER ORKHON ESH" | 𐱁 | title="U+10C42: OLD TURKIC LETTER YENISEI ESH" | 𐱂 | title="U+10C43: OLD TURKIC LETTER ORKHON AT" | 𐱃 | title="U+10C44: OLD TURKIC LETTER YENISEI AT" | 𐱄 | title="U+10C45: OLD TURKIC LETTER ORKHON AET" | 𐱅 | title="U+10C46: OLD TURKIC LETTER YENISEI AET" | 𐱆 | title="U+10C47: OLD TURKIC LETTER ORKHON OT" | 𐱇 | title="U+10C48: OLD TURKIC LETTER ORKHON BASH" | 𐱈 | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | | title="Reserved" style="background-color:#CCCCCC;" | |- | colspan="17" style="background:#F8F8F8;font-size:small;text-align:left;" | Искәрмәләр' 1. Unicode 13.0 юрамасында 2. Соры өлкәләр билгеләнмәгән код урынына туры килә |} Windows 8 версиясеннән борынгы төрки руннар Segoe UI Symbol шрифтына өстәлгән, Windows 10 версиясендә борынгы тарихи язулар Segoe UI Historic шрифтында күчерелгән.

Андроид нигезедәге әсбапларда төрки руннар өчен берничә махсус кушымталар һәм шрифтлар ясалган.

Бүгенге куллану

Борынгы төрки язу төрки халыкларның мәдәни әсәрләрендә очрый: кинода, китапларда, һәйкәлләрдә.

Казакъстанда Атырау шәһәрендә Мисырдагы мәмелүк солтаны Бейбарс һәйкәлендә борынгы орхон төрки әлифбасында язылган.

Азәрбайҗан һәм Казакъстан Милли банклары борынгы төрки әлифбада язулар белән акча чыгара.

Wikimedia Incubator проектында 2006 елдан бирле орхон-енисей телендәге бүлек булды, ләкин ул ябылды.

Хәзер күп төрки илләрнең галимнәре һәм энтузиастлары, аеруча Казакъстанда, Татарстанда борынгы төрки әлифбаны кулланырга тырыша, хәттә кайбер татар китаплары борынгы төрки руннарына күчерелгән.

Ләкин борынгы төрки әлифбада бүгенге төрки телләрнең кайбер хәрефләре җитми: һ, х, ф, җ, чөнки бу авазлар фарсы теленнән алынган, әлбәттә, көнбатыш телләрдән килгән ц авазы да юк, әммә ул тс'' дифтонгы белән билгеләнеп була. Бердәм төрки әлифба төзү нияте белән һаман борынгы төрки әлифба турында искә төшерә, ләкин техник сәбәпләргә күрә күбесенчә латин әлифбасы файдасына карыйлар.

Искәрмәләр

Әдәбият

Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4. Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36. Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.

Сылтамалар

Төркем:Әлифбалар*Төркем:Татар теле