Әсәт йолдызлыгы ( әл-’әсәд — «арыслан»Әсәд — арслан; июль ае. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 746.; шулай ук Арыслан йолдызлыгы; ) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы Саратан һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.
Йолдызлар Әсәт α — Регул ( — «кечкенә патша», «патша улы»), +1,36 күренмә йолдызча зурлык белән якты ак-зәңгәр йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр зуррак һәм ул Җирдән 85 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
Әсәт β — Денебола ( ҙәнәб әл-’әсәд — «арыслан койрыгы»), +2,14 күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый һәм ул 43 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
Әсәт γ — Әлҗәбһә ( әл-җәбһәһ, җәбһәт әл-’әсәд — «арыслан маңгае»Җәбһә — маңгай; фасад; фронт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770., әмма чыннан «Арыслан ялы» булып тора; ), +1,98 күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт δ — Зоһер ( зоһер әл-’әсәд — «арыслан биле»Зоһер — төш вакыты, көн уртасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 130., шулай ук Зосма — бор. грек. «билбау»; ), +2,56 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз.
Әсәт ε — Әлҗәнүби ( рә’с әл-’әсәд әл-җәнүби — «арыслан башының көньяктагы»Рәэс — баш; әсәд — арслан; җәнүби — көньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.; ), +2,98 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ζ — Әлзафирә ( әз-зәфирәһ; ), +3,44 йолдызча зурлыктагы зур йолдыз.
Әсәт η — Әл Җәбһә ( әл-җәбһәһ; ), +3,51 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт θ — ( әл-хорт; ), +3,32 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ι — +4,00 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт κ — ( минхир әл-’әсәд — «арслан танавы»; ), +4,47 йолдызча зурлыктагы күренмә икеле йолдыз.
Әсәт λ — Әлтараф ( әт-тарф — «күренеш»Тараф — як. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 542.; ), +4,32 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт μ — Рәэсәләс (яки Әлшимали, рә’с әл-’әсәд әш-шимали — «арыслан башының төньяктагы»Рәэс — баш; әсәд — арслан; шимали — төньякка караган, төньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.; , ), +4,1 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ο — Субра (), +3,53 йолдызча зурлыктагы зур куш йолдыз.
«Урак» астеризмы thumb|left|200px|Әсәт һәм Кече Әсәт (аста) йолдызлыклары. 1825 елдагы нөҗүм хариталарыннан Әсәт α (Регул), η, γ (Әлҗәбһә), ζ (Әлзәфирә), μ (Әлшимали) һәм ε (Әлҗәнүби) Урак астеризмыны тәшкил итәләр.
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлыклар