Россия Федерациясе татарлары (Россия татарлары) — күпмилләтле илендә яшәүче милли азчылык, татар милләтенең төп өлеше.
2010 елгы җанисәп күрсәткәненчә, сан буенча руслардан кала — икенче урында (~), күпчелеге илнең Идел-Урал тирәләрендә урнашкан.
Россия татарларының нда яши. Мондагы халыкның татар милләтле булып тора һәм бу регионның конституциясендә татар теленең статусы нең рәсми теле булган рус теле белән бер дәрәҗәдә дип билгеләнгән.
, , , , , һ. б. кебек компакт урнашу регионнарында, татарлар җирле халыкның зур өлешен тәшкил итәләр.
Татарларның эре субэтнослары — казан татарлары, мишәрләр, әстерхан татарлары, себер татарлары һ. б.
Түбәндә Россиянең утыз төбәге анда яши торган татар халкы саны буенча урнаштырылган исемлеге тәкъдим ителгән (2010 елгы халык санын алу буенча):
Төбәк Татарларның гомуми саны Халыктан %Татарстан53,15Башкортстан24,78Төмән өлкәсе7,07Чиләбе өлкәсе5,2Ырынбур өлкәсе7,45Сембер өлкәсе11,59Мәскәү1,3Свердловск өлкәсе3,35Самар өлкәсе3,92Пермь крае4,38Хант-Манси — Югра автономияле округы7,1Удмуртия6,5Пенза өлкәсе6,24Әстерхан өлкәсе5,99Мәскәү өлкәсе0,79Сарытау өлкәсе2,1Түбән Новгород өлкәсе1,33Мордовия5,2Омск өлкәсе2,12Кемерово өлкәсе1,46Мари Ил5,51Киров өлкәсе2,72Красноярск крае1,23Чуашстан2,73Петербург0,63Ямал-Ненец автономияле округы5,45Краснодар крае0,48Волгоград өлкәсе0,94Новосибирск өлкәсе0,91Иркутск өлкәсе0,94
Тарих
XX гасырда татарлар саны ике тапкыр арткан. Өстәвенә, төрле төркемнәрдә үсеш төрле булган. Мәсәлән, Идел-Урал татарлары саны 11,2 тапкыр арткан, ә себер татарлары — 3,3 тапкыр гына. XIX гасырның икенче яртысында татарлар арасында урбанизация процесслары интенсив рәвештә үсә башлады. XVIII—XX гасырларда Идел-Урал төбәгендә татар-шәһәрлеләр саны 77 тапкыр арткан. Аларның күп өлеше Казан, Уфа, Ырынбур, Самар, Сембер, Сарытау, Түбән Новгород, Кострома, Пенза, Екатеринбур, Пермь, Чиләбе, Троицк һ. б. эре шәһәрләрдә яшәгән.
1920—1930 елларда татарларның абсолют күпчелеге РСФСР-да яши. Халык саны буенча иң эре татар төркеме 1926 елда Казакъстанда һәм Урта Азиядә 991,2 мең һәм 1937 елда 129 мең яшәгән). 1959 елга бу төбәктә татарлар саны 780 меңгә кадәр, ә 1979 елга 1154 мең тәшкил итә.Исхаков Д. М. Татары (популярный очерк этнической истории и демографии) // Татары. — Наб. Челны: КАМАЗ, 1993. — С. 3—50.
Идел буе округы Идел буе федераль округында татарлар 4 513,7 мең кеше яши, бу округ халкының 14,92 %-ын тәшкил итә. Саны буенча бу округта руслардан соң икенче халык. Урта Идел буе татарларның төп яшәү урыны булып тора. Әлеге территориядә Казан ханлыгы тарихи дәүләте урнашкан булган.
Татарстан
Татарстанда 2 миллионнан артык татарлар яши, бу республика халкының 52,92 %-ын тәшкил итә.
Башкортстан
Башкортстанда 990,7 мең татарлар яши, бу республика халкының 24,14 %-ын тәшкил итә (2010 елгы халык санын алу буенча татарлар — 24,78 %). Башкортстанда 357 мәктәптә татар теле укытыла, 3 татар гимназиясе (Уфа, Бәләбәй, Октябрьски) бар, Башкорт университетында, Башкорт, Бөре, Стәрлетамак педагогия институтларында татар бүлекләре бар. Татар иҗтимагый үзәге (Уфа, 1989 елдан), «Мирас» татар иҗтимагый үзәге (Стәрлетамак, 1990 елдан), «Идел-Урал» татар демократик партиясе (1991 елдан), «Азатлык» татар яшьләре берлеге (1990 елдан), Татар морзлары Мәҗлесе (1993 елдан), Башкортстан Республикасының татар телле язучылар берлеге. «Кызыл таң», «Умид», «Азатлык нуры» (1997), «Җидегән» гәҗитләре, «Тулпар» журналы (1995) чыгалар. «Нур» татар театры (Уфа), Татар дәүләт драма театры (Туймазы) эшлиТатарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.. Самар өлкәсе Иделнең Самара Дугасында татарларның ата-бабалары яшәгән урыннар Идел буе Болгары чорыннан мәгълүм. Соңрак бу җирләр Алтын Урдага керә. 16 гасырның 2 нче яртысыннан монда йомышлы татарлар урнаша башлый. Сембер өлкәсе
Сембер өлкәсендә 168,8 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 12,20 %-ын тәшкил итә. Татарлар гомум алганда Сембердә, Мәләкәстә һәм җыйнак кына Иске Кулаткы (иң иске җирлекләрдә), Мәләкәс, Яңа Малыклы (XVIII гасырдан), Чардаклы (аттан) районнарында яшиләр. Татарлар өстенлек итә торган 102 торак пункт бар. Татар телен укыткан 99 мәктәп бар. 1994 елга 44 мәчет һәм 4 мәдрәсә бар иде. «Туган тел» татар мәдәни үзәгеТатарские общественные объединения в России и за рубежом (Сембер, 1990), татар иҗтимагый үзәге, «Мәдәният» һәм «Мөслимә» җәмгыятләре, «Мирас» дигән яшьләр клубы (Сембер), «Өмет» дигән мәгърифәтчелек җәмгыяте (Мәләкәс) эшлиләр иде. «Өмет»СМИ национальных меньшинств Ульяновской области (Сембер, 1989), «Күмәк көч» (1930 елдан) гәҗитләре нәшер ителә. «Чишмә» телетапшыруы (1989 елдан). 2 халык театры (Урта Сантимир һәм Иске Кулаткы), 30 үзешчән татар театрлары һәм коллективлар, «Сембер» ансамблеУльяновский литературно-краеведческий журнал «Мономах» № 3(42)-2005 (Сембер).
Урал федераль округы Урал федераль округында 636,5 мең татарлар яши, бу округ халкының 5,14 %-ын тәшкил итә. Саны буенча бу округта руслардан соң икенче халык. Урал —татарларның тарихи яшәү урыны булып тора.
Свердловск өлкәсе Свердловск өлкәсендә 168,1 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 3,75 %-ын тәшкил итә. Свердловск өлкәсе җирләрендә татар халкы Алтын Урда заманыннан ук яши. XVIII гасыр урталарында төбәк җирләренең бер өлеше Ырынбур казак гаскәрендәге татарларга кайтарыла. XIX гасырда монда Уфа һәм Ырынбур губерналарындагы татарлар да күчеп килә.
Хант-Манси — Югра автономияле округы Хант-Манси — Югра автономияле округында 107,6 мең татарлар яши, бу округ халкының 7,5 %-ын тәшкил итә.
Төмән өлкәсе
Төмән өлкәсендә 107,0 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 8,07 %-ын тәшкил итә. Төмән өлкәсенең көньягында 70 татар авылы hәм 49 татар мәктәбе (2018 елның сентябре). Татарлар Төмән, Тубыл () шәһәрләрендә, шулай ук Вагай (), Тубыл (), Яркәү (), Яулы Тура (), Төмән (), Түбән Тәүде () районнарында җыйнак кына яши.
Шулай ук карагыз Себер татарлары
Ямал-Ненец автономияле округы Татарлар — 27,7 мең кеше (5,47 %).
Шулай ук карагыз Татарлар тарихы Татарларның дөнья буенча таралышы Татарлар саны буенча Россия торак пунктлары исемлеге
Искәрмәләр
Төркем:Россия татарлары Төркем:Россия халыклары