Телне нормальләштерү (телнең планлаштырылуы яки лингвистик нормальләштерү, ингл. Language planning, рус. Языковое планирование, интерлингва — Normalisation linguistic) – сөйләшүчеләр җәмгыяте эчендәге телләрнең яки диалектларның үзләштерелүенә, аларның структура һәм функцияләрен үзгәртү өчен махсус йогынты ясау торышлыгы.Kaplan B., Robert, and Richard B. Baldauf Jr. Language Planning from Practice to Theory. Clevedon: Multilingual Matters ltd., 1997 Бу эшчәнлек еш хөкүмәтнең планлаштыруы белән ассоциацияләнсә дә, шулай ук хөкүмәткә карамаган оешмалар һәм шәхесләр тарафыннан да тәэсир ителә алган эшчәнлек. Милләткә һәм оешмага караганда, телнең хәлен нормальләштерү максатлары аерылып торса да, гадәттә үз эченә коммуникация уңайлылыгына юнәлгән карарларны кабул итүне һәм үзгәртүләрне кертүне дә ала. Телләрнең үзләштерелүен, аларның функцияләрен һәм структураларын планлаштыру өчен тагын бер мотивация буларак коммуникациянең нәтиҗәлелеген үстерүгә юнәлгән планлаштыру шулай ук нинди телнең кулланышына өстенлек бирергә яки ассимиляция кебек башка иҗтимагый үзгәрешләргә китерә алуы булып торуы.Cobarrubias, Juan. "Ethical Issues in Status Planning." Progress in Language Planning: International Perspectives. Eds. Juan Cobarrubias and Joshua Fishman. New York: Mouton Publishers, 1983.
Телнең замана таләпләренә туры килүе өчен телне проектлаштыру эшчәнлеге уңышлылыгы өчен кирәк булган элементлар:Language: An Introduction, Lehmann, W.P., 1983, Random House телнең стандартларын билгеләүче регуляторлар (рәсми яки рәсми булмаган агентлыклар, комитетлар, җәмгыятьләр яки академияләр) булдырылуы һәм чыгымнары һәм нәтиҗәлелеге ягыннан юрамалары фаразлана алган табигый тел эшкәртү (ингл.).
Телне проектлаштыру өлкәсе исәпләү лингвистикасы (ингл.) һәм табигый тел эшкәртү өлкәләреннән аерым тора. A definition and short history of Language Engineering, Hamish Cunnigham,Natural Language Engineering (1999), 5: 1-16 Cambridge University Press Телне проектлаштыру өлкәсендәге соңгы тренд – санакларның эшкәртә алган лингвистик мәгълүматны булдыру, архивлау, эшкәртү һәм чыгару өчен Semantic Web технологияләрен куллану.Shiyong Lu, Dapeng Liu, Farshad Fotouhi, Ming Dong, Robert Reynolds, Anthony Aristar, Martha Ratliff, Geoff Nathan, Joseph Tan, and Ronald Powell, “Language Engineering for the Semantic Web: a Digital Library for Endangered Languages”, Information Research, 9(3), April, 2004.
Телне планлаштыру һәм тел идеологиясе Тел планлаштыру өлкәсендәге карарларга дүрт төрле лингвистик идеологияләр йогынты ясый: Лингвистик ассимиляция – җәмгыятьнең һәр әгъзасы, үзенең ана теленә карамастан, яшәгән җәмгыятьнең доминант телен өйрәнергә һәм кулланырга тиеш дигән ышанычы. Шундыйның үрнәге – та эшчәнлеген алып барган Инглизчә генә хәрәкәте (ингл.). Лингвистик плюрализм – бер җәмгыять эчендә күп телләрнең яшәвен кабул итү һәм үсешләренә ярдәм күрсәтү. Үрнәкләр буларак дә французча, алманча, итальянча, һәм романш телләренең янәшә яшәүләре һәм дагы инглизчә, малайча, тамильча, һәм кытайча мандарин телләренең уртак статуслары. Күп телләрнең янәшә яшәүләрен дәвам итүләрен аңлы рәвештә алга сөрелгән лингвистик идеологиясе нәтиҗәсе генә түгел, еш уртак телдәге коммуникацияне нәтиҗәлелеге белән дә аңлатыла ала. Вернакуляризация — ягъни җирле телне торгызу, аны үстерү һәм дәүләт тарафыннан рәсми тел буларак кабул ителүе. Үрнәкләр буларак дәүләтендәге иврит һәм дагы кечуа теле (ингл.). Интернационализация — рәсми тел буларак яки махсус бер өлкәдә куллану өчен җирле халыкның ана теле булмаган киңрәк коммуникацияләрдә кулланылган телне үзләштерү. Мәсәлән , , яки дагы инглиз теле кулланылышы кебек.
Телне планлаштыру максатлары Бүгенге көндә дөньяда галимнәр тарафыннан тел планлаштыруның унбер максаты танылган (Nahir 2003):Nahir, Moshe. "Language Planning Goals: A Classification." Sociolinguistics: The Essential Readings. Eds. Paulston, Christina Bratt and G. Richard Tucker. Oxford: Blackwell, 2003 Телне чистарту – телнең лингвистик сафлыгын (ингл.) яклау, чит телләр йогынтысыннан һәм кулланучыларның кабул ителгән нормалардан баш тартуыннан саклау Телне җанландыру – ана теле дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр аз яки юк дәрәҗәсендә булган телне яңадан нормаль аралашу коралы (коммуникация инструменты) хәленә кайтару тырышлыгыLinguist Ghil'ad Zuckermann claims that any attempt to revive a no-longer spoken language is likely to end up with a hybrid - see Zuckermann, Ghil'ad, Hybridity versus Revivability: Multiple Causation, Forms and Patterns. In Journal of Language Contact, Varia 2 (2009), 40-67. Тел реформасы (ингл.) – телнең кулланылышын уңайлырак кылу өчен орфография, язылыш яки грамматика кебек өлкәләргә махсус үзгәрешләр кертү. Телне стандартлаштыру – региональ диалект яки телнең престижын (ингл.) үстерү, аның төбәктә кулланылышын югарырак дәрәҗәгә чыгару яки стандарт телгә әйләндерү тырышлыгы Телнең таралышын үстерү – телдә сөйләшүчеләр санын башка телдә сөйләшүчеләрне җәлеп итү аша үстерү тырышлыгы Лексик модернизация – сүзләрне булдыру яки яраклаштыру юлы белән үзләштерү. Терминологик унификацияләү – унификацияләнгән терминологияләрне үстерү, аеруча техник өлкәләрдә. Стилистик гадиләштерелү – лексикон, грамматика һәм стиль ягыннан тел кулланылышын гадиләштерү. Телләрара коммуникация – аерым сөйләм җәмгыятьләре әгъзалары арасында лингвистик коммуникацияне җиңеләйтү. Телнең кулланылышын саклау – төркемнең ана телен беренчел яки икенчел тел дәрәҗәсендә кулланылышын саклау, телнең статусын төшерергә янаган яки төшү сәбәбе булган басым очракларында. Ярдәмчел кодларны стандартлаштыру – телнең транслитерация һәм транскрипция кагыйдәләрен, кулланылган топонимнар (урын исемнәре) һәм ишетмәүчеләр өчен билгеләр кебек ярдәмчел аспектларны стандартлаштыру.
Тел планлаштыру төрләре Тел планлаштыру өч төргә бүленә:
Статусын планлаштыру
Тел статусы Тел статусы - телнең престижы һәм телнең функциясе белән бәйле булына карамастан, аерым бер төшенчә кала бирә. Тар мәгънәдә, телнең статусы - аның башка телләргә карата торышы.Edwards, John. "Language, Prestige, and Stigma." Contact Linguistics. Ed. Hans Goebel. New York: de Gruyter, 1996. Телнең статусы 1968 ел эчендә бәйсез буларак :en:Heinz Kloss һәм William Stewart тарафыннан тасвирланган дүрт атрибуттан тора. Kloss һәм Stewart телнең статусын билгеләүче аның дүрт сыйфатын билгеләделәр. Методологияләре бераз аерылып торуларына карамастан, икесе дә уртак дүрт атрибутларын алга сөрә: Телнең чыгышы – җирле яки сөйләшүчеләр җәмгыятенә импортланган тел булуы Стандартлашу дәрәҗәсе – ‘дөрес’ кулланылышын билгеләүче формаль кагыйдәләрнең җитештерелү дәрәҗәсе Юридик статус Бердәнбер рәсми тел (мәс. дә француз теле, дә төрекчә) Рәсми тел статусы башка тел(ләр) белән уртаклашкан (мәс. да инглизчә һәм африкаанс; да французча, алманча, итальянча һәм романшча) Рәсми региональ тел (мәс. дәге игбо теле (ингл.); ның Махараштра провинциясендәге Марати теле (ингл.)) Алга сөрелгән тел – ил яки регион дәрәҗәсендә рәсми статусы бумаса да, алга сөрелгән һәм кайвакыт дәүләт рәсмиләре тарафыннан махсус функцияләр өчен кулланылган тел (мәс. ның нында испан теле; да Көнбатыш Африканың пиджин инглизчәсе (ингл.)) Үзенә калдырылган – ни алга сөрелә, ни эзәрлекләүләнә; бар икәнлеге кабул ителә, ләкин үзенә игътибар ителми (мәс. та Американың җирле телләре (ингл.)) Эзәрлекләүләнгән тел – кулланылышына каршы рәсми санкцияләр яки чикләүләр булуы (мәс. Франсиско Франко режимы заманында дагы галиция, баск һәм каталан телләре хәле; дә македонча теле)Wardhaugh, Ronald “Planning.” An Introduction to Sociolinguistics. Malden: Blackwell Publishing, 2008 Җанлылык – телне кулланучыларның өлешенең халык саны кебек башка үзгәрүчегә микъдары.
Язылышы
Стандартлаштыру Телнең бер варианты телнең башка иҗтимагый яки региональ диалектларыннан өстенлек алуга телнең стандартлаштылыруы диелә.Christian, Donna (1988). “Language Planning: the view from linguistics”, in Frederick J. Newmeyer, Language: the socio-cultural context, Cambridge University Press, pp 193-211. Бу вариант супра-диалекталь, яки телнең ‘иң яхшы’ формасы буларак кабул ителә башлый. Кай тел өстенлек алуы зур иҗтимагый нәтиҗәләргә ия, чөрки сөйләм һәм язу диалеклары сайланган стандартка иң якын булган кешеләр привилегияле хәлгә эләгә.Wiley, Terrance G. (2003). “Language Planning and Policy,” in Sandra McKay, Nancy H. Horberger, Sociolinguistics and Language Teaching, Cambridge University Press, pp 103-147.
Заманалаштыру/Модернизация Заманалаштыру - телнең функцияләрен үтә алуы өчен куллана алган ресурсларны киңәйтергә кирәге туганда урын алган тел планлаштыру формасы. Модернизация еш телнең статусы үзгәргәндә урын ала - мәсәлән ил колониаль көчтән бәйсезлек алганда яки тел укыту сәясәте (ингл.) үзгәргәндә. Заманалаштыруның иң әһәммиятле көче буларак - телгә замандаш семантик мохитләрдәге (ингл.) төрле темалар турында аралашуда кулланылу мөмкинлеген бирүче лексикон киңәйтүе булып тора. Телне планлаштыру белән маташучылар гадәттә аерым игътибарны яңа техник терминнарны билгеләү өчен яңа исемлекләр һәм глоссарийлар (ингл.) әзерләүгә юнәлтә. Шул ук арада, яңа терминнарның җәмгыять эчендәге аерым секторларында бердәм тәртибендә кулланылуына да игътибар итү зарур. Японча һәм венгерча кебек аерым телләр заманалаштыру таләпләренә туры килүләре өчен тиз лексик киңәюен (лексик экспансия) яшәсә, гарәпчә һәм һинди кебек башкалар бу мәсьәләне уңышлы буларак урынга китерә алмадылар.. Лексик киңәюне тиз арада башкара алугә ярдәм итүче фактор - яңа терминнарны дәреслекләрдә һәм профессиональ басмаларда, шулай ук специалистларның аралашуында еш кулланылышы. Лексик экспансия процессында лингвистик чисталык мәсьәләләренә еш югары игътибар бирелә, ләкин техник сүз байлыгы аның тел эченә кайдан килүенә карамастан (булсын тел эчендәге сүзләрне формалаштыру (ингл.) яки алынмалар (ингл.) юлы белән) нәтиҗәле була ала. Мәсәлән, венгер теле очрагында яңа лексиканы булдыру гомумән алганда телнең эчке ресурсларына нигезләнеп оештырылса, япон теле үзенең заманалаштыру процессында күп сүзләрне инглиз телендән алынма буларак кабул итте.
Үзләштерелүен планлаштыру
Мәгариф
Проблемалар
Күптеллелек
Хөкүмәткә карамаган оешмалар
Киң таралган ирланд милләтчелек һәм мәдәни кемлек хисләренә нигезләнеп, ның үзбилгеләнүе алдыннан ирланд телен илнең беренчел теле буларак кире кайтаруга юнәлгән хәрәкәть башландыMacnamara, John “Successes and Failures in the Movement for the Restoration of Irish,” Can Language Be Planned? Ed. Rubin, Joan, and Björn H. Jernudd. Hawaii: The University Press of Hawaii, 1971 Ирландиядә инглиз һәм шотланд телләре диалектлары белән гел көндәшлектә булган ирланд теле, Ирландияның Бөекбританиядән бәйсезлек өчен сугыш башлануына кадәр шундый зур яклауны тапмаган иде. Ирландияны де-англификацияләү өчен, тиз арада мәктәпләрдә ирланд телен үзләштерелүен алга сөрүче Гэль лигасы (ингл.) булдырылды. Ирландияның 1922 елда бәйсезлеккә ирешүеннән соң, Лига ирландча теле ил буйлап башлангыч мәктәпләрендәге иң азыннан көнгә бер сәгать укытуда кулланылган тел булырга тиешлеген игълан итте. Ирланд теле укытучылары эшкә алынды, аларны әзерләү өчен педагогика колледжлары булдырылды.
Программаны азагына кадәр җиткерү күбесенчә программа кагыйдәләрен тулысынча үтәми торган аерым мәктәпләр кулында калдырылды. Өстәмә буларак, күп вакыт һәм көч таләп иткән тулы буынны өйрәтү эшенә Лига әзер булмады. Ирландчаның ничек кайтарылырга тиешлеге турында консенсус, системаның прогрессны һәм кешеләрнең теләкләрен күзәтү һәм үлчәү эшчәнлеге өчен план әзерләнмәде. Нәтиҗәдә, хәрәкәть үз көчен югалтты һәм инглиз теле илнең икенче рәсми теле һәм иң күп сөйләшелгән беренчел тел буларак кала бирә. Әлегә Ирландияның тел яңарышы торышлыгы уңышсыз.Mac Giolla Chriost, Diarmait. “Micro-level Language Planning in Ireland.” Language Planning in Local Contexts Ed. Anthony J. Liddicoat and Richard B. Baldauf, Jr. Clevedon: Multilingual Matters Ltd., 2008
Үрнәк: дагы кечуа теле Статусын планлаштыру