Россия империясе һәм РСФСР составында булган Җидесу өлкәсе белән бутамагыз
Җидесу өлкәсе () – Казакъстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 2022 елның 8 июнендә оештырылган. Административ үзәге – Таллыкурган шәһәре.
География Җидесу өлкәсе көньякта Алматы өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Балхаш күле аша Караганды өлкәсе, төньякта Абай өлкәсе белән, көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чиктәш.
Тарих 2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, Алматы шәһәре агломерациясенә кагылышлы проблемаларның булуын билгеләп үткән һәм Алматы өлкәсен ике — Җидесу һәм Алматы өлкәләренә бүләргә тәкъдим иткәнТри новых области появятся в Казахстане:
Өлкә 2022 елның 8 июнендә Казакъстан Президентының 2022 елның 4 маендагы указы нигезендә оештырылган.
Җидесу өлкәсе үз чикләрендә 1997 елда бетерелгән элеккеге Таллыкурган өлкәсенә тәңгәл киләКак будет выглядеть новая карта Казахстана.
Административ бүленеш
Өлкә 8 районнан һәм 2 өлкә буйсынуындагы шәһәрдән тора (шәһәр акиматлары): Аксу районы – административ үзәк Җансүгеров авылы Алакүл районы – Өчарал шәһәре Ескелде районы – Караболак авылы Каратал районы – Өчтүбә шәһәре Керболак районы – Сарыүзек авылы Күксу районы – Балпык би авылы Панфилов районы – Яркәнт шәһәре Саркәнт районы – Саркәнт шәһәре Таллыкурган шәһәре Тәкәле шәһәре
Халкы
Искәрмәләр
Төркем:Казакъстан өлкәләре Төркем:Җидесу өлкәсе Төркем:Әлифба буенча административ-территориаль берәмлекләр