Рәдиф Зарипов, Рәдиф Рәлиф улы Зарипов (1983 елның 26 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Малаяз) – җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, композитор, 200дән артык җыр авторы, Башкортстанның атказанган артисты (2022).
Тәрҗемәи хәле 1983 елның 26 августында БАССР Салават районы Малаяз авылында туган. Әтисе Рәлиф, әнисе Сәрия, сеңлесе Гөлсинә. Әти-әнисе Малаязда яши. Җырлау сәләте әтисе ягыннан – Рәҗәп бабасыннан күчкән. 1-7 классларны Нәсибашта, 8-9 классларны Малаязда укыган. Балачактан ук җырчы булачагын белә, кечкенәдән үк аны төрле бәйрәмнәрдә җырлатканнар. 9 классны тәмамлап, сәнгать юлыннан китә. Уфа сәнгать училищесының вокал кафедрасын тәмамлагач (БР халык артисты Ф. Г. Нугуманова классы, 2004), Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керә, әмма ярты елдан, бу юнәлешнең үзенеке түгел икәнен аңлап, әлеге уку йортыннан китәргә була . Башкорт филармониясе каршында эшләп килгән эстрада-фольклор «Караван-сарай» ансамбленә яшь вокалистлар кирәк дигән белдерүне ишеткәч, кастингка бара һәм 36 кеше арасыннан сайланып, икенче көнне үк концертлар белән чыгып китә. Бер елдан Казанга килеп, Казан дәүләт мәдәният институтына (Салават Фәтхетдинов кафедрасына) укырга керә. Укыганда бер сезон Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлап йөри. Гаиләдә беренче кызлары тугач, Казаннан Уфадагы институтка күчерүләрен сорый. Анда «опера театры солисты» белгечлеге белән бергә, «педагог-вокалист» белгечлеге дә ала. Әмма укытучы булмый, күңеле сәхнәгә, эстрадага тартыла, җырлар яза, җырлый. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында җиңү яулавы (2005) популярлык алып килгән. Иҗаты Кайбер танылган җырлары: «Яннарымнан китмә», «Кемнәр керде арага», «Син кирәксең миңа» һ. б.
2026 елда Ильмира Нәгыймова белән «Язмыш сыныймы» дигән дуэт яздырган«Мин сине өзелеп сөямен»: Ильмира Нәгыймова ир-ат җырчы белән дуэт әзерли. Интертат, 6.06.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 – «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсы лауреаты 2022 – Башкортстанның атказанган артистыВенер Исхаков. Һынауҙарҙан ҡанат нығытып. Шоңкар, 24.03.2022
Гаиләсе Хатыны Земфира Байбулдина, Башкортстанның атказанган артисты. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында катнашканда танышканнар (З. Байбулдина – әлеге конкурсның сәнгать җитәкчесе). 2005 елның декабрендә никах укытканнар. Өч бала үстерәләр: Камилә, Нурсолтан, СафияЗоя Солошина. Земфира Байбулдина: “Түләүле яхшы клиникаларга йөрдем, әмма авыру бала туасын беркем дә алдан әйтмәде”. Шәһри Казан, 16.02.2019.
Искәрмәләр
Әдәбият Лилия Йосыпова. Балабыз тормышка карашны үзгәртте. «Ирек мәйданы», 18.08.2022, 7нче бит. Венер Исхаков. Һынауҙарҙан ҡанат нығытып. «Шоңкар», 24.03.2022 Гөлназ Вәлиева. «Буш вакытымны җыр язып уздырам». «Сәхнә», 15.06.2020
Сылтамалар РАДИФ ЗАРИПОВ. ФАН ГРУППА. ВКонтакте Радиф Зариопов - самородок из Насибаша
Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары