Дуһалар, цаатаннар (, үзатамалары дуһа) — Монголиядә яшәүче азсанлы төрки телле халык Elisabetta Ragagnin (2011). Dukhan, a Turkic Variety of Northern Mongolia, Description and Analysis, Harrassowitz Verlag, Wiesbaden.. «Цаатан» этнонимы шулай ук монгол телле урянхайларда һәм калмык-тургут ыруларында очрый. Дуһа кабиләсе шулай ук Монголиядәге дүрт төрки кабиләнең берсе.
2000 ел җанисәп нәтиҗәләре буенча дуһалар саны якынча 303 кеше тәшкил иткән, 2010 ел җанисәп буенча 282 кешегә калган. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча 208 кеше. Дингә ышанучы дуһалар ― шаманизм тарафдарлары (57 %) һәм буддачылар (10 %), дингә ышанмаучылар ― 33 % Результаты переписи населения 2010 года.
Монголиянең төньяк-көнбатышында , яшиләр. Альтернатив атамалары — тувиннар (Lattimore 1965: 455). Күбесенчә боланчылык белән шөгыльләнәләр. Ел әйләнәсе традицион яшәү тораклары булган урц (чумда) яшиләр. Хәзерге вакытта туристларга курчак сувенирлар сатып һәм аларны кулга ияләштерелгән боланнарда йөртеп тә акча эшлиләр.
Килеп чыгышлары
Дуһалар монгол, төрки һәм кабиләләре кушылып килеп чыккан дип фараз ителә.
Атамалары «Цаа» – «болан», «цаатаннар» — «боланнарга ия булган кешеләр», ягъни «болан үрчетүчеләр» дигәнне аңлата. Берничә ел дуһаларның мәдәниятен өйрәнгән монгол этнографы Бадамхатан раслаганча, дуһалар үзләрен урянхай уйгырлары дип, телләрен — уйгыр теле дип саныйлар икән Жуковская Н.Л. Цаатаны — имеющие оленей. Вокруг Света. Январь 1994..
Г. О. Авляев фикеренчә, монголларда «цаатан» этнонимы ― «цагатан» сүзенең кыскартылган формасы, ул «ниндидер ак әйбергә ия булганнар» мәгънәсендә йөри.
Ырулары Дуһаларның этник составында: уруд (урат) , каштаг, балгаш (балыкчи , балигч Очир А. Монгольские этнонимы: вопросы происхождения и этнического состава монгольских народов. Элиста: КИГИ РАН, 2016, стр. 175-178. ISBN 978-5-903833-93-1, балыкшы ), додот (тоду , аг-тоду, кара-тоду Нанзатов Б. З. К этногенезу цаатанов, дархатов и хубсугульских урянхайцев (по материалам этнонимии) // Мир Центральной Азии-2. — Улан-Удэ, 2008. — С.51—56.), соён (соян)), соён (соян) (хертек, белмей, салчакларны кертеп ), зоот (жогд , чооду, чота , чооды Черемисина М. И., Тазранова А. Р. Языки коренных народов Сибири. Новосибирск: Изд НГУ, 2006, стр.25)), сорс, даргалар, дэмжээ (демчи), хэрдэг , хойюк, тарга, найдан , хуулар (хара хуулар, цагаан хуулар) , соён кыргиз, ханачи, маат ырулары бар дип исәпләнә Үндэстний цөөнхийн эрхийн асуудал . — Улаанбаатар, 2018. — 144 с..
«Цаатан» этнонимы Хөвсгөл урянхайларында (баруун цаатан, зуун цаатан нәселләре) һәм калмыклар арасында очрый. Калмык-торгутлар составына цаатан, кереит-цаатан (цаадин керәд), аха-цаатан, бага-цаатан, ики-цаатан, эркетен-цаатан,тривуд-цаатан, хорняхин-цаатан ырулары керә Хойт С. К. Кереиты в этногенезе народов Евразии: историография проблемы. — Элиста: Изд-во КГУ, 2008. — 82 с. — ISBN 978-5-91458-044-2.. Генетикларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, торгутлар составындагы цаатаннар HLA маркерлар системасы буенча Хөвсгөл дуһаларына караганда халха-монголларга якынракБолдырева В. М. Эркетеневские калмыки: субэтнические особенности культуры (на материале ритуала жертвоприношения огню). Известия АлтГУ, 2009, № 4—2, стр. 22—27.
Искәрмәләр
Сылтамалар «The tiny tribe where work is life» — Обзорная статья BBC Tsaatan Community & Visitors’ Center (TCVC) Handbook for Visitors
Әдәбият Lattimore O. Rev.: Mongolia: Unknown Land. by Jorgen Bisch by Reginald Spink. Pacific Affairs 37, 1965. P. 455—456.
Төркем:Монголия халыклары Төркем:Төрки халыклар Төркем:Тывалар