Бакалы җәмигъ мәчете, «Ислам Нуры» мәчетеБакалинская мечеть "Ислам Нуры" ВКонтакте () ― Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалы авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Бакалы авылы мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагында.
Тарих
Хәзерге Бакалы районы территориясендә беренче мәчет XVIII гасырда Иске Катай авылында төзелгән. XIX гасырда Иске Корыч, Мостафа, Туктагол, Камышлытамак Камышлытамак. «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы, Катай авылларында мәчетләр булган. Тарих фәннәре кандидаты Таһир Тимергазыйм улы КәримовЭльвира Шайхразеева. Книгу о родной деревне выпустил выходец из села Катаево писатель Тагир Каримов. Бакалинские зори, 5.06.2017 билгеләп үткәнчә, 1829 елда хәзерге Бакалы районы территориясенә кергән татар авылларының һәрберсендә берәр мәчет гамәлдә булган РГАДА, ф.350, оп.1, д.929, листы 161, 162. XIX – XX гасырлар чигендә хәлле мөселманнарның иганәчелеге белән дистәләрчә яңа мәчетләр барлыкка килгән.
Яңа заман 1990―2000 елларда районда 11 мәчет торгызылган яки яңадан төзелгән (мәсәлән, Туктаголда, Чәкәттә Сразу две новые мечети открылись в Бакалинском районе в преддверии праздника Курбан-байрам. ГТРК Башкортостан, 22.10.2012). Иң зур мәчет («Ислам Нуры») Бакалы районы үзәгендә төзелгән. Мәчет төзелешенә матди яктан район кешеләре, районда туып, хәзер читтә яшәүчеләр, шулай ук район хуҗалыклары, сәнәгать оешмалары үзләреннән зур өлеш (сәдакә, иганә) керткән. Мәчет төзелеше эшендә имам-мөхтәсиб, имам-хатиб Ф. И. Дәүләтшин зур тырышлык куя Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.198-199. ISBN 978-5-85051-512-6.
Тасвирлама Кирпечтән салынган, бер манаралы, бер гөмбәзле ике катлы мәчет. 2020 елда төзекләндерү эшләре башланганга кадәр, мәчетнең тышкы диварлары яшел (фирүзә) төстә булса, 2020 елда башланган төзәтү эшләреннән соң тышкы диварлары аксыл-соры төс алган, ике катның тәрәзә уемнары бергә тоташтырылган, гөмбәз һәм манара калайлары сыек зәңгәр төскә буялган Бакалинская мечет «Ислам нуры». Беренче катында ир-атлар, икенче катында (балконда) хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләре, сыйныф бүлмәсе, ашханә бар.
Мәдрәсә ҮДН Югары мөфтие шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 1999 елның 23 мартында кул куйган 145нче карары белән Бакалы мәчете каршында башлангыч ислам нигезләренә өйрәтүче мәдрәсә ачарга рөхсәт ителгән . Мәдрәсәдә Фуат Фаяз улы Хәкимов (ир-ат сыйныфы), Җания абыстай Дәүләтшина, Г. Ф. Китаева, Рәйсә Әнгам кызы Казыйханова (хатын-кыз сыйныфы) мөгаллимлек итә Руководство мечети.
Җитәкчелек Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Бакалы авылы мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагындагы мәчетнең: Имам-хатибы – Мөбәрәк улы Рузалим хәзрәт Хисамбиев Местная мусульманская религиозная организация Махалля с. Бакалы Бакалинского района. Религии Башкортостана. Имам-наиб – Зәкиҗан улы Мәвазыйф хәзрәт Латыйпов .
Искәрмәләр
Әдәбият Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.198-199. ISBN 978-5-85051-512-6 Сылтамалар Бакалинская мечеть "Ислам Нуры" ВКонтакте Бакалинский - Этноконфессиональные карты районов Башкортостана. acer120 — ЖЖ Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Бакалы районы мәчетләре Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр