Кырым татарлары (кырымтат. qırımtatarlar, бер. сан qırımtatar) — Кырым ярымутравында яшәгән төрки халык. Кырымтатар телендә сөйләшәләр. Кырым татарларның күпчелеге мөселманнар.
Кырым татарларының таралышы
Кырым татарлары нигездә Кырымда яши (якынча 235–280 мең кеше), шулай ук Рәсәй (2,4 мең, нигездә Краснодар краенда) һәм Украинаның күрше төбәкләрендә (2,9 мең, нигездә Херсон өлкәсендә). Моннан тыш, Төркиядә, Румыниядә (24 мең, нигездә Констанца жудецында), Үзбәкстанда (90 мең, бәяләүләр буенча 10 меңнән 150 меңгә кадәр), һәм Болгарстанда (3 мең) да кырымтатар диаспоралары бар.
XVIII гасыр ахырыннан XX гасыр башына кадәр булган төрле күченешләр нәтиҗәсендә бүген Төркиядә Кырымнан күчеп килгәннәрнең варислары булган 5–6 миллион кеше яши. Шуңа күрә Төркиядәге кырымтатар иҗтимагый оешмалары илдә берничә миллион кырым татары яши дип белдерә. Әмма кырымтатар эмигрантларының шактый өлеше вакыт узу белән ассимиляцияләнде һәм үзләрен төрекләр дип саный башлады.
Төркиядә кырым татарларының чын саны билгеле түгел, чөнки илдә халыкның этник составы турында рәсми мәгълүматлар күрсәтелми.
Субэтник төркемнәре Кырымтатар халкы составында Кырым даласында, ярымутрауның тау-тау алды өлешендә һәм Кырымның көньяк ярында формалашкан өч субэтник төркемне аерып күрсәтәләр:
Дала кырым татарлары
Тат кырым татарлары
Ялы бойлу (көньяк яр буе) кырым татарлары
Сөрген
1944 елның 18 мае тарихка Кырымтатарларының сөргене көне буларак керде. Фәкать 1989 елда гына СССР Югары тарафыннан канунсыз дип танылды.
Сылтамалар Кырым һәм Кырым татарлары
Төркем:Төрки халыклар Төркем:Татарлар Төркем:Кырым татарлары Төркем:Кырым