Вадим Кайбышев (16 июль 1960 ел) — галим-хәрби табиб, югары мәктәп укытучысы. Медицина хезмәте полковнигы (2000). Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000).
Биографиясе Кайбышев Вадим Тимерҗан улы 1960 елның 16 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы Өръяды авылында туган. 1984 елда Куйбышев медицина институтының хәрби-медицина факультетын дәвалау-профилактика эше белгечлеге буенча тәмамлый.
Диплом алганнан соң, 1984-2009 елларда Кораллы көчләр сафында хезмәт итә: ГДР‐да Совет гаскәрләре төркемендә полк медицина пункты һәм медицина хезмәте начальнигы, 1989 елдан Идел буе хәрби округының санитария‐эпидемиология отрядлары начальнигы булып эшли. Запастагы медицина хезмәте полковнигы.
1992 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, 1997 елдан уку буенча кафедра начальнигы, 2010 елдан сәламәтлек саклауның мобилизацион әзерләү һәм һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире. «Стратегия и принципы управления психосоциальный факторами профессионального риска врачей» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Фәнни эшчәнлеге Кайбышев Вадим Тимерҗан улының фәнни эшчәнлеге Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри авыруларын, тормыш сыйфатын, сәламәтлек хәләтен, хезмәтнең психосоциаль факторларын өйрәнүгә багышланган. Ул 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.
Хезмәтләре
Медико‐психологическое сопровождение лиц экстремальных профессий. Уфа, 2011 (автордаш)
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000);
«ССРБ-ның кораллы көчләренә 70 ел» медале;
1,2,3 дәрәҗә «Хәрби хезмәттә казанышлары өчен» медальләре.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Кайбышев Вадим Тимерҗан улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Кайбышев Вадим Тимерзянович Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның атказанган табиблары Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Мишкә районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1960 елда туганнар Төркем:16 июль көнне туганнар