Әминә хатын () — Дулкадир бәйлеге хакименең кызы, Госман империясе солтаны Мәхмәт I нең хатыны, солтан Морат II нең әнисе .
Биографиясе Әминә Дулкадир бейлеге хакименең кызы булган. Немец шәркиятче-тарихчысы Франц Бабингер һәм Озыншаршылы Измаил Хакки (төр. Ismail Hakkı Uzunçarşılı) фараз итүләренчә, аның атасы Сули Шабан-бей булган. Э. Алдерсон фикере буенча исә аның атасы Сули-бей, яки, аның туганы (монысы бик ышанычсыз фараз) Мәхмәт-бей Дулкадирид булган. Тарихчылар Р.Юнанч һәм Дж. Мордтман Әминәнең атасы Мәхмәт-бей булган дип санаган Alderson, 1956, table XXV, comm.4; Uzunçarşılı, 1969; Kastritsis, 2007, p. 80; Yinanç, 1988, p. 35-55; MORDTMANN-MANAGE, 1991.
Тарихчыларның бер өлеше Әминәнең никахын 1403 елга кайтарып калдыра, шул чорда Мәхмәт Чәләби (төр. Мехмед Челеби) Баязитның үзәге Анкара булган элекке анатолия җирләре белән идарә итә башлый. Чамурлу янындагы сугышта ул үзенең ир туганы Иса гаскәрен тар-мар итә . Мәхмәт Нәшри кызны әйттерү турында болай дип яза: «Ул (Мәхмәт Чәләби) Токатта ашап-эчеп утырганда <...> Дулкадироглыдан вәкил килде.Бик озак сөйләшкәннән соң дошманлыкны туктатырга карар итәләр. Алар яраша. Шунда солтан Дулкадироглының кызын сората. Ул бик бай бүләкләр һәм никах балдагы китерә». Э. Алдерсон фикеренчә, кодалашу 1399 елда ук, Баязит Дулкадирны буйсындырганда ук булган, ә никах соңрак - 1404 елда укылган, ул мәлгә Мәхмәтнең хакимлеге тотырыклырак була төшкән .
Әминәнең балаларыннан тик берсе генә шик уятмый — ул булачак солтан Морат II, бу улы 1403 яки 1404 елда дөньяга килгән. Морат 1421 елда солтан булып киткән; Энтони Алдерсон фаразынча, Әминә улының тәхеткә утыруын күрмичә вафат булган.
Шулай ук карагыз
Госман империясе солтаннарының әниләре исемлеге
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Төркиядә туганнар