Совет Иглае () — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 °C (абсолют максимум 42 °C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 °C (абсолют минимум -47 °C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.

Вакыт зонасы

Совет Иглае, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы Авыл ТАССРның Октябрь районы Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Норлат районына карый) авылы кешеләре тарафынан 1921 елда нигезләнгән.Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл. 1931 елда 27 хуҗалык исәпләнгән.

Халык саны

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 43 кешенең 98% тәшкил иткән, 2010 елда 33 кешенең шулай ук 98% тәшкил иткән.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Мәгариф 1972 елдан башлап Совет Иглае төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли (Кече Нурлат бистәсендә урнашкан). 1990-2013 елларда татар теле предмет буларак өйрәнелгән, хәзер – факультатив.

Икътисады 1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли). Хәзерге вакытта «Самара‑шикәр» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Искәрмәләр

Төркем:Чаллыбаш районы торак пунктлары