Гүзәлия Нәҗипова, Кәримова Гүзәлия Зөфәр кызы (1985 елның 3 ноябре,Гузелия Назипова - ВКонтакте СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Усаклы) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.http://karievteatr.ru/collective/galimullina_gulnaz_m Татарстанның атказанган артисты (2026). Тәрҗемәи хәле
1985 елның 3 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Усаклы авылында туа. Әтисе - Зөфәр исемле. 1992 елда мәктәпкә укырга керә. 2001 елда, мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укуханәне 2005 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2010-2014 (2015) елларда читтән торып Казан социаль-юридик институтында белем ала.
Театр 2005 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, укуханәдә укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2003 елда уйный. Ул да булса Дәрҗия Аппакованың "Тапкыр егет"тәге Шүрәле роле була. Тамашачыга күбрәк Аманулланың “Super светофор” спектаклендәге Алена һәм Ренат Аюповның "Сөннәтче бабай"дагы Сәгыйдә рольләре буенча таныш.
Репертуар Репертуарында 30га якын роле бар.
Шүрәле – "Тапкыр егет" (Дәрҗия Аппакова, 2003); Наян – «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002); Килмешәк – «Килм ешәк» (Хабибулла Ибраһим, 2003); Ана бүре – "Алмачуар" (Фәнәвил Галиев, 2004); Тутакай – "Кыю кызлар" (Таҗи Гыйззәт, 2004); Зәмзәмбану – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова, 2006); Сәмитова, Фәрештә, Су кызы – «Печән базары» (Ренат Аюпов, 2006); Зилә – "Амазонка һәм Айдар" (Илгиз Зәйниев, 2006); Хезмәтче – «Король Лир» (Уильям Шекспир, 2006); Катя, Бәрән, Чүл комы – «Алхимик» (П.Коэльо, 2007); Куян – "Урман клаб" (Илгиз Зәйниев, 2007); Сәүдәгәр – «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали, 2007); Эльвира – "Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә" (Рэй Куни, Мих.Мишин, 2008); Куян – "Кышкы әкият" (Шамил Фәрхетдинов, 2008); Бәти – "Бүре һәм Кәҗә" (Рафис Корбан, 2008); Фәүзия – "Ничек миллионер булырга?" (Мансур Гыйләҗев, 2009); Масса – "Галиябану" (Мирхәйдәр Фәйзи, 2009); 4 нче кыз – "Җырларым" (Фәнәвил Галиев, 2010); Энәбикә – "Керпе малае дуслар эзли" (Рәфис Корбан, 2011); Мырау, Енот, Ак Барс, Көңгерә, Аю – "Ак барс маҗаралары" (Хабибулла Ибраһим, 2012); Алена – "Супер светофор" (Аманулла, 2013); Су анасы – «Әйт әле, күбәләк" (Туфан Миңнуллин, 2014); Сәмидә – "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла, 2015); Халык – "Артист" (Ркаил Зәйдулла, 2016); Маймыл – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017); Галия - "Ак чәчәкләр кебек..." (Ренат Аюпов); Сәгыйдә - "Сөннәтче бабай" (Ренат Аюпов, 2021 г); Венера әби, сакчы -"Камыр батыр" (М.Горвиц 2021 г) һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өченУказ Раиса РТ № 582 от 18.07.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Нәҗипова Гүзәлия Зөфәр кызы гузелия (@gyzeliya_zyfarovna) • Фото и видео в Instagram Татар халык әкияте "Тапкыр кыз" - YouTube Шулай ук карагыз Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Рузанна Хәбибуллина Алсу Фәйзуллина Гөлназ Галимуллина Диләрә Зиннәтова Чыганаклар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты ТАТ Медиа ВКонтакте социаль челтәре ИНТЕРТАТ
Төркем:3 ноябрь көнне туганнар Төркем:1985 елда туганнар Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары