Диләрә Зиннәтова, Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы (1980 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Киндерле подстанциясе) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2003 елдан).http://karievteatr.ru/collective/zinnatova_dilyara_fa Тәрҗемәи хәле

1980 елның 13 декабрендә Татарстанның Биектау районы Киндерле бистәсендә туа. Әтисе - Фәргать исемле. 1999 елда, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2003 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.Диляра Зиннатова - ВКонтакте Театр 2003 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2002 елда уйный. Ул Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Куян образы була. Тамашачыга күбрәк Кол Галиның “Йосыф-Зөләйха” спектаклендәге Зөләйха роле буенча таныш. Репертуар Репертуарында 20 тирәсе роль бар.

Куян - «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002); Чеби - «Килмешәк» (Х.Ибраһим, 2003); Халык - "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004); Герда - "Кар иле патшабикәсе" (Ф.Галиев, 2009); Миңнури - "Сержант" (И.Сираҗи, 2005); Кәҗә, Халык - «Печән базары» (Р.Әюпов, 2006); Хезмәтче - «Король Лир» (У.Шекспир, 2006); Фатыйма - «Алхимик» (П.Коэльо, 2007); Зөләйха - «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, 2007); Ак Барс, Енот, Куян - «Ак барс маҗаралары» (Х.Ибраһим, 2011); Массовка - "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011); Кәҗә - «Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014); "Сәйяр" труппасы артисты, масса - "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016); Кәҗә - "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017); Ана – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин); Кармен, Курчак Солдат, Шәһәр биючесе– «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова); Әхмәдулланың әнисе – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.); Масса - "Сәлам, Актәпи!" (А. Сальникова, Х. Уразова тәрҗ.); Вендиның әнисе - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.); Камәр - "Сөннәтче бабай" (Ренат Әюпов). һ.б.

Шулай ук карагыз Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Әминә Галиева Гүзәлия Нәҗипова Гөлназ Галимуллина Ләйсән Большова

Сылтамалар диляра зиннатова (@diljara_zinnatova) • Фото и видео в Instagram Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы КОТЛЫЙБЫЗ! Бүген, 13 декабрьдә.. | Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева Чыганаклар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты Тат Медиа ВКонтакте социаль челтәре

Искәрмәләр

Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Кариев театры актерларыТөркем:Татар артистлары