Карабикол (Карабикул; ) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы татар-мордва авылы, Каменка авыл җирлегенә керә.

Географиясе Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән көнчыгышка таба якынча 26 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя.Татар энциклопедиясе. Шентала районы. Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына. Революциягә чаклы халкы Башкорт-мишәр гаскәре казаклары катлавына кергән.Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.

Халык саны 2002 елда авылда 148 (68% татарлар), 2010 елда 117 кеше яшәгән., шуларның 84 кешесе татарлар, калганнары мордва.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Р.М.Гайнуллин – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе. физика‑математика фәннәре докторы Р.Х.Калимуллин.

Дин Авылда мәчет 1905 елда төзелә. Бүгенге көндә Карабикол авылында бер мәчет эшли.

Мәгариф

2004 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләгән.

Икътисады

«Красный путь» колхозы оештырыла, 1963 елда Татар Әбдекие авылы колхозы белән Камил Якуб исемендәге колхозга берләштерелә, 1991 елда кире аерыла, 2000 елда АОҖ «Карабикулово» ширкәтенә үзгәртелә.

Искәрмәләр

Төркем:Шонталы районы торак пунктлары